Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Ул хезмәте белән бәхетле

Аның укучылары даими рәвештә халыкара, республика, район фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулый.

Шундый киң күңелле, искиткеч затлар була. Аларның иң асыл сыйфаты – кешеләрне ярату.  Мондый затлылыкның чыганагы кешеләрне үз итүдә, яшәешнең иң әүвәл күзне иркәләрлек якларны күрә белүдә, киң күңеллелектә.

Табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан Актаныш авылында Мәргүбә Габдрәхим кызы һәм Азат Таҗи улы гаиләсендә апа-абыйларын сөендереп, дүртенче бала булып, 1968 елның 2 сентябрендә нәни кызчык дөньяга аваз сала. Туганнар бер фикергә килеп кызга Әлфия дип исем кушалар. Кечкенәдән үк шаянлыгы, шуклыгы белән аерылып тора ул. Шул ук вакытта әти-әнисенә олы терәк, үзеннән соң туган энесенә игътибарлы апа да була Әлфия Могътазирова. Бу гаиләнең хуҗалары җаваплы урыннарда эшләү сәбәпле, йорттагы бар эш Әлфия өстенә йөкләнә. Кечкенәдән үк үзендә җаваплылык хисләрен тоеп үсә. Әнисенең кеше баласына бөтен көчен, күңелен биреп эшләвен күреп үскән Әлфиядә мәктәп яшендә үк укытучы һөнәренә мәхәббәт туа.

10 нчы сыйныфны тәмамлау белән, икеләнмичә,  Алабуга дәүләт педагогия институтының филолгия факультетына юл тота. Яшьлекнең иң матур мизгелләре – студент еллары сизелми дә үтеп китә.

Тәүге хезмәт юлын Әлфия Азат кызы Кәзкәй урта 
мәктәбендә башлап җибәрә. 20 ел шушы мәктәптә эшләгән дәвердә аңа төрле вазыйфалар башкарырга туры килә. Ул директорның укыту-тәрбия эшләре 
буенча урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы да була. 2010 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр Әлфия Азат кызы туган мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

Аның укучылары даими рәвештә халыкара, республика, район фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулый.

Хезмәттәшебез һәм дустыбыз Әлфия! Моңсу көзләргә ямь өстәп, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килгәнсең. Апа-абый, энеңнең балаларына яраткан апа булып, туганнарыңа абруйлы киңәшләрең белән булышып яшисең. Синең гомер мизгелеңнең матур бәйрәме. 50 яшь – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, күркәм чоры. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев