Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АШЫГУ ҮКЕНЕЧКӘ КАЛМАСЫН: Иртәнге сәгатьләрдә Актаныш авылында юл фаҗигасе теркәлгән (+ФОТО)

Бүген, 17 декабрь иртәсендә, Актаныш авылында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. 

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, тизлек режимын саклаганда, машина йөртүчеләр бик күп фаҗигаләрне булдырмый калырлар иде. Әмма каядыр ашыгабыз, гомернең күз белән каш арасындагы мизгел икәненә ышанмыйбыз! 


Бүген, 17 декабрь иртәсендә, Актаныш авылында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. 


Җиңүнең 30 еллыгы урамыннан хәрәкәт итүче җиңел машинаны, юл кагыйдәләре буенча, Комсомол урамыннан килүче тимер ат үткәреп җибәрергә бурычлы булган. Чөнки Комсомол урамыннан чыгучы техника өчен “Юл бир” (Уступи) билгесе куелган. Нәтиҗәдә – фаҗига... Бәхеткә үлем- китем, авыр тән җәрәхәтләре алучылар юк. 


Авария китереп чыгарган автомобиль хуҗасы гына  әллә  бу билгене күрмәгән, әллә бик каты ашыккан? Хәер, ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер шуны ачыклау белән мәшгуль. 


Юл иминлеге хезмәткәрләре юлда, бигрәк тә кышкы юлда ашыкмыйча, сакланып йөрергә, игътибарлы булырга киңәш итә! Бер ялгыш, ашыгу фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Юлларыбыз имин, сау-сәламәт булыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев