Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Автомодельчеләр ярышы

“Иң гади автомодельләр” республика ярышының Кама аръягы шәхси-команда зона ярышлары Актанышта үткәрелде. Чаллы, Минзәлә, Актаныштан 6 командада 7-13 яшьлек 40ка якын бала катнашты. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән әлеге кызыклы ярыш традициягә кереп бара. Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге, Актаныш балалар иҗат үзәге оештыруында башланып киткән иде. Быел Чаллының ДОССАФ оешмасы да килеп кушылды. Балаларга кыйммәтле бүләкләр алып килүчеләр дә алар.

Декада кысаларында үздырыла торган бу чарага физик мөмкинлекләре чикле балалар тартыла. Зона ярышларында беренче-икенче урыннарны алучылар республика бәйгесендә көч сынаша. Былтыр актанышлылар Татарстан беренчелегендә уникенче урын белән чикләнгән иде, быел алгарак чыгарга исәп тотыла. Чаллы коллегаларыннан бик күп мәгълүмат алалар, әзерләнәләр. 
– Дөрес тәрбия биреп, сәләтләрен үстерү чарасы бу. Безнең төп максаты – кечкенәдән үк балаларда техник юнәлешкә кызыксыну уяту. Гади уенчыклардан үзләре теләгән модельләрне ясый алсыннар. Һөнәри яктан ориентлашырга өйрәнсеннәр, – ди төп оештыручыларның берсе – балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин. 
– Безнең Чаллыдагы ДОССАФ автомәктәбе Актаныштагы ДОССАФ автомәктәбенә куратор итеп билгеләнде. Шуңа күрә сезнең районга еш киләбез. Актанышлыларның тәкъдименә ризалашып, шушы чараны оештыруда да катнашырга булдык. Әлбәттә, буш кул белән килмәдек. Оешмабыз тарафыннан әзерләнгән бүләкләр призлы урыннарга да, барлык катнашучыларга да җитәрлек. Ярыш – ярыш инде ул, тик ахыр чиктә дуслык җиңәчәгенә ышнабыз, – дип, Яр Чаллы шәһәре автомобиль мәктәбе директоры урынбасары Гөлфидә Мәхмүтова әңгәмәбезгә килеп кушылды. 
Оста куллы малайларга Дилшат Мөхәммәдиев оештырган түгәрәктә катнашу зур уңышларга ирешергә булыша.
Кама аръягы зонасында үткәрелгән гади автомобиль модельләре ярышында Актаныштан 4 команда катнашты. Коррекцион мәктәптә, кадет интернат-мәктәбендә һәм балалар иҗат үзәгендә алган күнекмәләрен ныгыту өчен яхшы форсат, файдаланып калырга кирәк. Балалар арасында кызыксындыру уятырга, белемнәрен күтәрергә, аралашырга һәм җиңүгә омтылырга бер сәбәп бу.

undefined
– Бәйге ике төр буенча үткәрелә: җилем моторлы автомобильләр узышы һәм электродвигатель белән эшли, батарейкага йөри торганнарының ярышы. Беренчеләре –   ераклыкка йөрүдә, ә икенчеләре төгәллектә көч сынаша. Төгәллек шунда күренә: малайлар-кызлар дистанцион төстә идарә иткән модельләр билгеләп куелган капкага керергә тиешләр, – дип ярышның тәртибен аңлатты ул. 
Иң үзенчәлекле автомобильләр дә ачыкланды.
Укучы балаларга караганда, аларның педагог-оештыручылары ныграк дулкынлана иде сыман. 
Альберт Мусин, Чаллының 5 нче балалар техник иҗат үзәгеннән:
– Яр Чаллы шәһәреннән 3 катнашучы белән килдек Актанышка. Озак әзерләндек. Үзебез белән гап-гади модельләр алдык. Чөнки балалар әле беренче һәм икенче елын гына шөгыльләнә. Шуңа карамастан, Россия ярышларында катнашуга омтылабыз. Үз куллары белән эшләргә өйрәнгән балада өмет бар. Бу – аларның кызыксынган, яраткан шөгыле.
Николай Салов, Минзәлә шәһәреннән:
– Шушы төр бәйгедә икенче ел катнашабыз. Безнең коррекцион интернат-мәктәп укучыларының җилем моторлы автомобильләр ясау белән мавыгулары аеруча зур. Батарейкага эшли торганнарына да битараф түгелләр. Элегрәк корабльләр ясый идек. Балаларга бу шөгыль бик охшый. 13 кеше килдек. Иҗади эзләнәләр, уйлап чыгаралар, мавыгулары аларга киләчәктә һөнәр сайларга булышсын дип тырышабыз. 
Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Җиңүче командаларның оештыручы-укытучылары да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Реклама

undefined
Җиңүче командалар: 
I – Яр Чаллы шәһәренең 5 нче техник иҗат үзәге.
II – Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе.
III – Актаныш балалар иҗат үзәге.
IV – Минзәлә интернат-мәктәбе һәм Актаныш кадет интернат-мәктәбе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев