Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БАЛЫККА БАРСАҢ, АКЧА АЛЫП БАР.

– Иң рәхәте кышын балык тоту. Кайда кирәк, шунда барып утырасың: камыш төбеме, күл уртасымы. Көймә дә кирәкми... Эх, тизрәк елга-күлләрне боз тотсын иде... – дигән хыялый сүзләрне еш ишетергә туры килде бу арада.

Сулыклар юка гына боз белән каплануга, күпләр шунда ашкына башлый. Язгыга караганда шәплерәк булса да, көзге бозга барыбер ышаныч чамалы. Тик хыял һәм балык тоту теләге көчлерәк шул. 
Әмма шуны онытмаска кирәк, Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга боз өсләрендә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә чыгу катгый тыела. Әлеге кисәтүгә битараф калып, үз гомерен куркыныч астына куйганнарга штрафлар да каралган: гражданнарга 1500-2000 сум, вазифаи затларга – 5000-7000 сум, юридик затларга 50000-70000 сум күләмендә штраф салыначак. Әгәр дә инде, бозга, махсус көйләнгән җирләрдән кала транспорт чарасы белән чыксагыз, әлеге штраф сумнары икеләтә арта. 
Әлбәттә, эш сан һәм сумнарда түгел. Һәркемнең гомере бәяләп бетергесез. Түбәндәге коры статистика саннарын баетмассыз дигән ышанычта калабыз. Күңелле яллар сезгә.

2018-2019 ел кышкы балык тоту сезонында Татарстанда 3 кеше һәлак булган, 33 кеше коткарылган. 2017-2018 елда 8 кеше бозга ышанып харап булган, 52 кешене коткарырга җитешкәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев