Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“ Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һәнәрләр дә кирәк!”

Районыбызның 6 нчы санлы ​ “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләре бүген, 10 февраль көнне, теш табибы, шәфкать туташы, полиция хезмәткәре һөнәрләре белән таныштылар.​ Һөнәр ияләренең эшчәнлеге, аларның эш кораллары белән якыннан танышты балалар.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: пешекче, хисапчы, табиб, полиция хезмәткәре, китапханәче, тәрбияче, укытучы, рәссам һәм башкалар. Районыбызның 6 нчы санлы ​ “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләре бүген, 10 февраль көнне, теш табибы, шәфкать туташы, полиция хезмәткәре һөнәрләре белән таныштылар.​ Һөнәр ияләренең эшчәнлеге, аларның эш кораллары белән якыннан танышты балалар.
Һөнәрләр бик күп. Күңелең теләгәнне сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.
Һәнәрләрнең барысы да
Тигез кеше каршында.
Күңел тарткан бер һөнәр
Сайла, сине кешеләр
“ Алтын куллы”, - дисеннәр.

Ландыш Насрыева, 6 санлы “ Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев