Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башка җирдә яши алмас идем

Ярты гасырга якын ялгызы Өшәр авылында гомер кичергән Габдулла карт вафат булды. Ноябрь урталарында аңа 82 яшь тулырга тиеш иде. Күптән түгел, каты авыргач, Яр Чаллы хастаханәсенә озатканнар иде үзен. Кызганыч, бар дөньяны тезләндергән авыру Агыйдел буйларын да ятим калдырды. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Һәм аның белән соңгы әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

- Йомыш чыгып азга гына читкә чыгарга туры килсә дә, тизрәк әйләнеп кайтуны карыйм мин. Башка җирдә яши алмас идем. Шунда тудым, шунда үстем – китер җирем юк минем, ди Семистрау (Өшәр) авылының бердән-бер сакчысы Габдулла абый. Дөнья шаукомыннан читтә, ашыкмый гына, Агыйдел буеның гүзәл табигате кочагында 81 нче язын каршылый инде ул.

 

Кайчандыр гөрләп торган зур авылда бүген аның тәрәзәсендә генә ут яна. Ансы да төндә озак балкымый, генератор белән бит, ягулык шактый кирәк. Хәер, саный китсәң, безнең өчен гадәти булган бүгенге тормыш нигъмәтләренең шактые “кирәк” монда. Ә ул көрсенми, яшәүнең бар тәмен, ямен белеп гөмер кичерә. Мал асрый, печәнен чаба (шөкер ансы монда җитәрлек). Кешеләр белән аралашу да тансык түгел – балыкчылар, авылдашлар араны суытмый.

Ара дигәннән, бердән-бер якын булган Ямалы авылына 7 чакрым. Җәяүләп барсаң да, машина да барсаң да бер чама вакытта килеп җитәсең, чөнки “юл” төшенчәсе чамалы монда. Ярый әле авыл башлыгы Дамир Вәлиев ярдәменнән ташламады, җиңел машина белән борын төртерлек түгел. Тора – бара барыбыр шул җәяүлегә калырга мөмкинсең.

- Авылга җәен җәяүләп, кышын, буран булмаса ат белән яисә акрын гына һава сулап, карда тәгәрәп барам, - дип көлә Габдулла абый үзе дә. Ачык күңелле, сөйләшергә иренмәгән  шәп кеше ул. Хәер аны белмәгән, яисә ишетмәгән кеше юктыр. Ямалы җирлегенең “су астындагы” чокырчакырын көч хәл белән үтеп, күрешкәч тә озак кына сөйләшеп утырдык. Бар халык күченгәндә ник монда калуы турында белешкәч:

- Башкортостаннан яңа йорт кайтартып салып куйган чак иде ул. Аннан әникарчык та бик каршы булды. Шушы нигездә калып 96 яшенә кадәр яшәп бакыйлыкка күчте. Аның сүзеннән чыкмыйм дип калырга ниятләдек. Әллә су баса, әллә – юк. Шулай китмәскә уйладым. Шөкер, үкенмим, - дип җаваплады ул.

- Көчләп күчерергә теләүчеләр булдымы соң?

- Булды инде, ничек булмасын. Байтак йөрделәр өркетеп. Алай аннан соң бәйләнмәделәр. Су басса тәк тә монда калмас идем бит инде. Инәй исән чагында монда торам әле дидем.

- Бүгенге көндә үзең генә түгел дип беләм. Кемнәр белән яшисең?

- Сеңлекәшнең малае – Диларис һәм аның тормыш иптәше белән яшибез. Сарыклар югалган иде, әле шуларны эзләп чыгып киттеләр.

 - Малны күпләп асырыйсыңмы?

- Күп дип, бар инде шунда: 45 сыер бозаулары белән, атлар 5-6, сарыклар бераз бар. Асрауның да бик файдасы юк хәзер. Сатам дисәң – килер юл ябык, йөрерлек түгел бит. “Алам” дигәннәре дә кире борылып китә. Шөкер, печән җитәрлек. Быел тәк тә кыш чыгарлык кына бар әле. Әле, мин әйтәм, район башлыгы белән дә киңәшләшеп карыйм микән дигән идем. Фермер хуҗалыгы буларак теркәлеп булмас микән? “Карт инде син” диярләрме? 80 яшьтә кем сиңа мал асра дип акча бирсен инде (көлә). Әнә Карт авылында фермерларга ярдәм иткәннәр дип Актаныш радиосы сөйләгән иде бит.

- Радио тыңлыйсың димәк? Ә телевизор карыйсыңмы?

- Күрсәтми башлады әллә ни! Теге цифровой дигән нәстәне алып кайтып куйдым инде. Көйлисе генә калды. Ә болай, бар яңалыклар белән дә хәбәрдар мин. Ходайның рәхмәте, халык та күп йөри. Ямансулап ятарга вакыт юк. Күптән түгел Ленар Шәех та кереп хәл белеп чыкты. Әнә күпме китап калдырды (диванда яткан бер өем китапка ишарәләп). Укыйм хәзер рәхәтләнеп. Әле шушы көннәрдә генә Ягъсүф Шафыйков “Хуш, Агыйдел!” китабын бүләк иткән иде, шуны укыйм вакыт булганда. Бу спектакльне Актаныш сәхнәсендә дә куйдылар. Карарга бардым. Бик ошады...

- Тик шулай да, синең фикер ничек. Дөреслеккә туры киләме?

- Язучы кеше бераз матурламый калмый инде. Ә нигездә, сәхнәдә күрсәтелгәннәр барысы да дөрес. Ул зират күчерүләр, күз яше ...

- Су басмады бит инде, бар да яхшы. “Эх, мин дә кире кайтыр идем” дигән сүзләр ишетелмиме?

- Юк инде, кая! Яшьләргә ник кирәк бу. Өлкәннәр уйласа гына инде... Алары да, хәер, юк диярлек. Сарапулга киткән Шәех абый Хәйруллинны исәпкә алмасаң, авылның иң өлкән кешесе мин. Монда берәрсе кайтып төпләнер дигән өмет юк.

- Барыбер, үзеңә генә ямансу түгелме? Өйләмәдеңдәме?

- Өйләндем (көлә)... Өйләнгән идем кайчандыр. Әле покага үзем генә, дип бик өметле елмаеп куйды ул.

- Әллә начар гадәтләрең бармы?

- Юк... Эчмим дә, тәмәкесен дә тармыйм. Хәмерне бөтенләй капкан юк дип әйтә алмыйм, булгалады. Әнкәй усал иде минем, шул саклагандыр. Алай, эш ташлап, постельдә аунап, чирләп ятканнар булмады. Аннан соң, алай дөньясын да көтеп булмас иде. Малын карарга да, печәнен әзерләргә дә кирәк. Салгалап йөрергә вакыт юк.

- Әле карап торам, трактор да алып җибәргәнсең?

- Әй, “әби” инде ул... Таушалган шактый.

- “Әби” дисең. Каян беләсең аның хатынкыз икәнен?

- Бәй, әби булмый, кем дисең! Чырыш бит ул! Хатынкыз кебек. Инде алганга ничә ел. Шөкер эшли әле. ..

 

Менә шундый җор телле, рәхәт кеше ул Габдулла абый. Авылдашлары яратып, Тукайга ишарәләп “Апуш” дип йөртә аны. Хәер, авыл җирлегендә кушаматлар белән аптыратып булмый. Аеруча Ямалы җирлегендә элек-электән киң кулланыла алар.

Гомүмән, тарихка күз салсаң, үзгә халык яши биредә. Гражданнар сугышы чорында да бу җирлектә яшәүчеләр акларны яклап чыккан. Чөнки балык, печән белән сәүдә итеп мал туплаган байлар күп булган монда. Ни дисәң дә, тырыш халык яшәгән. Габдулла агай шуларның берсе һәм соңгысы дип әйтсәк тә арттыру булмас. Күңеле тыныч аның. Коммуналь түләүләр күп килгән дип тә көрсенми. Барсыда үзендә. Ә иң мөһиме – туган нигездә нык басып тора. Туган туфрактан атлап йөрү, туган якның шифалы һавасын сулау үзе бер бәхет, үзе бер сөенеч түгелме. Хәер, моны нигездән читкә киткәннәр үзләре яхшы беләдер...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев