Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗ ДӘ ЗАРЛАНЫЙК ӘЛЕ: Радиоалгыч бүләк итәр идек – барыбер тыңламыйсыз!

Җавап бирүчеләрнең 35%ы Актаныш радиосын бөтенләй тыңламый булып чыкты.

“Актаныш-информ”ның рәсми сайтын  даими күзәтеп баручылар арасында без даими сораштырулар үткәрәбез. Әле күптән түгел генә “Актаныш таңнары” газетасын алучыларның фикерләре белән кызыксынган булсак, бу юлы  райондашларыбыздан  аларның Актаныш радиосын тыңлаулары хакында белештек. 

Сораштыруда 157 кеше каткашкан булып чыкты. Сезнең һәммәгезгә дә аерым-аерым рәхмәт юллыйбыз! 

Нәтиҗәләр безне бу юлы да аптыратты, дуслар! Җавап бирүчеләрнең 35%ы Актаныш радиосын бөтенләй тыңламый булып чыкты. 21 % тавыш бирүче радионы кайвакыт кына тыңласа, шул ук сандагыларның иртәсе Актаныш радиосы белән башлана икәнен ачыкладык. 
11% халыкның өендә радио тотмаса, 9% кешедә радио гомумән юк икән. 
Сораштыруда катнашкан 4% тыңлаучы радиода яшьләр өчен тапшырулар булмаудан зарланган. 

Газета укымыйча, радио тыңламыйча ничек яшәп була икән ул? “Актаныш авазы” тапшыруларын карыйсызмы соң? Әллә сез яңалыкларны башка чыганаклардан аласызмы? Уртаклашыгыз әле! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев