Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ АРМИЯДӘН ЯЗАЛАР: “Улыгыз өчен рәхмәт“

Армия сафларындагы райондашыбызның әти-әнисенә часть командирыннан Рәхмәт хаты килеп ирешкән.

Башта Псков өлкәсендә, хәзер Түбән Новгородта Ватан каршындагы бурычын үтәүче Актаныш егете Альберт Хәсәновның әти-әнисе – Марат Флүс улы һәм Гөлнара Флүс кызы исеменә шушы частьнең командиры, подполковник О.Исакевичтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән. 

“Улыгыз Альберт Хәсәнов хәрби хезмәтен намус белән башкара. Командирлар һәм җитәкчеләрнең боерыкларын, үз өстендәге бурычларны вакытында җиренә җиткереп үти, коллективта абруй казанды. Хезмәт сөючәнлеге, акыллы, инициативалы, хәрби әзерлек вакытында үрнәк күрсәткечләре өчен часть командованиесе тарафыннан берничә тапкыр макталуга иреште. Сез улыгызга биргән дөрес тәрбия, кешелеклелек сыйфатлары аны Ватанның ышанычлы сакчысы итеп әзерләгән. Улыгызга биргән тәрбия өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим,” – диелгән әлеге хатта.

Әле бу язда гына хезмәткә алынган Альберт, намуслы хезмәте өчен, 18 октябрьдә “47 нче төрара төбәк уку үзәгенә 90 ел”, (“90 лет 47 МРУЦ”) юбилей медале белән бүләкләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев