Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ: “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы Актанышта узды

22 декабрь көнне район мәдәният йортында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Актаныш район мәктәпләре командалары катнашты.

Бәйгенең бүләкләү тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы ата-аналар комитеты командаларына  рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк  сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә, киләчәктә дә бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашып, аралашып, дус яшик дигән фикерен белдерде ул.


Зона бәйгесендә Актаныш районыннан Актаныш гимназиясе һәм Актанышның 1 нче мәктәп командалары катнашты. Актанышның 1 нче мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылар командасы зона бәйгесенең җиңүчесе булды, республика бәйгесендә Актаныш данын яклауда уңышлар телибез.
 

чыганак: Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев