Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ: «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды конкурсында Актаныштан дүрт проект җиңде

24 сентябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасы узды. Гран-прига Минзәлә интернат-мәктәбе «Мәрхәмәт юлыннан» проекты белән лаек булды, «Лада Ларгус» автомобиле белән бүләкләнде.

«РИТЭК» ҖЧҖ («ЛУКОЙЛ» ГАҖнең бүлендек предприятиесе) март аенда Татарстан һәм Самара өлкәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының Х конкурсы башлануын игълан иткән иде. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителде һәм өч номинация: «Экология», «Рухият һәм мәдәният» һәм «Спорт» буенча каралды.

Быел конкурс комиссиясенә 766 гариза кергән, 153 проект җиңүче дип табылган, гомуми грант суммасы 25 миллион.

Реклама

«РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды конкурсында катнашып, Актаныш районыннан Адай мәдәният йортыннан Эльмира Муллаянова "Чиста чишмә", Пучы авылындагы ветераннар һәм инвалидлар йортыннан Роза Мәрданова "Уңайлы камин", Пучы мәктәбеннән Ләйсән Газизова "Шатлык " халык биюе балалар иҗат коллективына ярдәм итү", район сәнгать мәктәбеннән Сәвия Таһирова "Иҗат коллективларына ярдәм итү" проектлары белән җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X