Актаныш

Бүген Аеш авыл җирлегенә Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде

Бүгенге көннән Аеш авыл җирлеге Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Әхәтов Дилүс Рәдис улы билгеләнде.

Реклама

 Ул 1968 елда Аеш авылында туган. 1995 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең механизация бүлеген тәмамлаган. Хезмәт юлы: "Ленин" исемендәге хуҗалыкта механик, "Нигез" ҖЧҖндә баш инженер, "АктанышАгропромСнаб" җәмгыятендә инженер-менеджер вазифаларын башкарган. Тормыш иптәше Эльза белән ике ул тәрбиялиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: