Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхетлеләр отты

Үзебезнең “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату матур бер гадәткә әйләнде. Ул абунәчеләргә бер стимул да булып тора. Ә бүләк уйнатасы көн исә үзенә күрә бер бәйрәмгә әйләнә. Үз күзләре белән күрү өчен килүчеләр бер-берсе белән аралаша, миңа чыкмасмы дигән яшерен уй да күңелләренә тынгы бирми. 

Үзебезнең “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату матур бер гадәткә әйләнде. Ул абунәчеләргә бер стимул да булып тора. Ә бүләк уйнатасы көн исә үзенә күрә бер бәйрәмгә әйләнә. Үз күзләре белән күрү өчен килүчеләр бер-берсе белән аралаша, миңа чыкмасмы дигән яшерен уй да күңелләренә тынгы бирми. 
Без исә хәрәмләшүләр булды дигән шик-шөбхәләргә урын калдырмас өчен саннарны килгән кешеләрнең үзләреннән алдырабыз.
Безнең чираттагы бүләк уйнату 18 ноябрь көнне уздырылды. Биредә 2020 елның беренче яртыеллыгына “Актаныш таңнары” газетасына язылган 139 кеше үз бәхетен сынап карады. Алар арасында 15 бүләк уйнатылды. Бәхетлеләрнең исемлеген җиткерәбез һәм бүләкләрен мөхәрриятттән килеп алуларын сорыйбыз. 
Рузил Әюпов ( Татар Суыксуы авылы) – ваза, Фәндәлия Гыйльфанова (Усы авылы) – миксер, Нурсия Латыйпова ( Аккүз авылы), Сәрия Фәттахова (Актаныш авылы) – су фильтры, Дифинә Шакирова (Ирмәш авылы) – азык-төлек үлчәү җайланмасы, Рузилә Хәмидуллина (Яңа Әлем авылы) – машина өчен тузан суырткычы, Рәхимҗан Шәрипов (Актаныш авылы, Зәйнетдинов урамы) – термос, Фәнил Хәбибрахманов (Бүләк авылы) – миксер, Эльмира Муллаянова (Адай авылы) – телевизор өчен приставка, Зөләйха Мөхәммәтдинова (Киров авылы) – яшелчәләр кискеч, Әлфия Шәйхразыева (Әҗәкүл авылы) – стаканнар җыелмасы, Гариф Хөсәенов (Актаныш авылы, Киров урамы) – утюг, Динә Латыйпова (Актаныш авылы) , Кәүсәрия Әмирҗанова (Актаныш авылы, Х. Заман урамы) – электрон үлчәү җайланмасы оттылар. Ә иң зур бүләк – сок чыгару җайланмасына Актаныштан Флүсә апа Хаҗиева лаек булды. Ул үзе дә әлеге уен барышын карау өчен килгән иде. Аның сөенечтән күңеле тулды. Чөнки ул газетабызга күп еллар языла һәм һәр санын мөхәррияттән килеп ала. 
–Район газетасын озак еллар алдырам. Зур яшьтә булсам да, башыннан ахырына тикле яратып укып чыгам. Һәр санын көтеп алам. Аеруча күп битле булып чыккан җомга санын көтеп алам. Үзем генә түгел, туганнарымны да газетага яздырам. Шушылай бүләкләр уйнатып, безнең күңелне күргәнегез, очраштырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Эшегездә, иҗатыгызда уңышлар телим, – диде ул. 
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” директоры Руслан Усманов үз чиратында абунәчеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерде.
–Мондый бүләкләр уйнату матур гадәткә әйләнде. Абунәчеләр аны көтеп ала. Әмма кызганычка каршы, бу соңгысында никтер 139 кеше генә катнашты. Бүләкләр шактый күп иде. Бәхетлеләр аны отты. Киләчәктә катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнәбез. Чөнки газета-журналларга язылу әле дәвам итә. Яңалык буларак, хәзер “Актаныш таңнары” гаетасына авыллардагы китапханәләрдә дә язылырга мөмкин. Бәясе дә кулай, 450 сум дип әйтер идем. Алга таба да бергә булыйк, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев