Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА БРИФИНГ: Эшсезләр дә дәүләт ярдәменнән файдалана ала

Программа кысаларында эшсез гражданин үз эшен ачу өчен 117600 сум күләмендә дәүләт ярдәменнән файдалана ала.

Актаныш районының хакимият бинасында оештырыла торган сишәмбе брифингы бүген “Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме” темасына багышланып, катнашучыларның үзләре арасында да зур кызыксыну тудырды. 


Мәшгульлек үзәге төрле программалар буенча эш алып бара. Шуларның берсе — “Халыкның үз–үзен эш белән тәэмин итү”. Ягъни, әлеге программа кысаларында эшсез гражданин үз эшен ачу өчен 117600 сум күләмендә дәүләт ярдәменнән файдалана ала.

Бу хакта "Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" Дәүләт казна учреждениесе директоры Назыйф Салихов бәян итте.

Пресс-конференциядә шулай ук үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Латыйпова да катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев