Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Актаныш районына Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте киләчәк

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты 24 октябрьдә булачак.

Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.

Традиция буенча, муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгында булу планлаштырыла. Монополиягә каршы органның иҗтимагый кабул итү (гражданнарны кабул итү) эше Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча урнашкан район Советы бинасында оештырылачак. Кабул итү сәгать 10.30 да башлана.

Реклама

Сәфәр кысаларында Андрей Розенталь ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 236-20-61 телефоны буенча (элемтә өчен: О. А. Ефимова), электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: to16_43@fas.gov.ru .
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X