Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быелгы җәй эссе булачакмы?

АКШ синоптиклары да быелгы җәйне эссе булачак, дип фаразлаган иде.

Быелгы җәй соңгы биш елдагы иң эссесе булачак дип фаразлыйлар. Бу хакта РИА Новостига Россия Гидрометереология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйткән.

АКШның океанны һәм атмосфераны тикшерүләр буенча Илкүләм идарәсе (NOAA) 75 процент гарантия белән 2020 елның җәе бик эссе булачак дип хәбәр иткән иде.

"99 процент гарантия белән аны иң эссе җәйләрнең бишлегенә керәчәк дип әйтеп була", - дигән Вильфанд.

Синоптик соңгы биш елдагы уртача температураны алдагылары белән чагыштырып караганда, җылыну күзәтелүен әйткән. Бу глобаль җылыну белән бәйле, дигән ул.

Әлегә иң эссе җәй булып 2010 ел санала. Ул елдагы эсселек нәтиҗәсендә көчле корылык булган иде.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев