БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Туган як музеенда кул эшләре күргәзмәсе ачылды (+ФОТОЛАР)
Бүген Актаныш районы Туган як музеенда кул эшләре күргәзмәсе үз ишекләрен ачты.
Татар халкының гореф-гадәтләрен, аның тарихын саклауны, яшь буынга тапшыруны алмаксат итеп куйган чараның нәкъ менә бүген оештырылуы очраклы түгел. Музей хезмәткәрләре аны 30 август – Татарстан Республикасы көне алдыннан махсус әзерләгән.
Районда яшәп, кабатланмас кул эшләре иҗат итүче алтын куллы ханымнарның иҗат җимешләре бүген күпләрдә соклану уятты. Залда осталарның үзләрен - Рәзифә Акталова, Илсөяр Шәрипова, Гүзәлия Кирасироваларны да очратырга мөмкин иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев