Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Данис Гәрәев: Төзүче – дөньяның тоткасы ул

Кеше һәм Туган ил. Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән, кешене туган илсез, ә илнең үзен кешедән башка күз алдына китереп булмый. Ә Туган ил, Туган як, Туган җир каян башлана соң? Туган ил без яши торган авыл, без сулап үскән һава, тирә-юньдә кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, әлбәттә, ачык йөзле, сабыр, хезмәт сөючән кешеләре – халкы. Туган ягыбыз Актанышның табигате искиткеч бай, гүзәл. Бу турыда сөйләп кенә бетерерлекме соң, үз күзләрең белән күрү кирәк.

Парклар һәм скверларны төзекләндерү программасы туган ягыбызга  тагын бер яңа сулыш өрде. Актаныш районында әлеге программа кысаларында “Актаныш басмалары” скверы, Мәдәният һәм Ленин парклары төзелде, Пучыда “Буалар каскады”, Чишмә авылында күл буен матурлап төзү-төзекләндерү эше әле дә дәвам итә. 6 нчы ПМК оешмасы бу мөһим эшләрнең үзәгендә кайный. Бер үк вакытта, авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына су кертү, юллар эшләү, буалар, күперләр төзү белән дә шөгыльләнә. 25 төзүчене туплаган коллектив районның социаль-икътисадый үсеше өчен үзеннән зур өлеш кертә. Оешманың эшчәнлеген бүген беркадәр күздән кичерүнең күңелле сәбәбе бар. 6 нчы ПМК  оешмасы белән ике дистә елдан артык җитәкчелек итүче ДАНИС ГӘРӘЕВнең зур юбилее – 60  яше якынлаша. Димәк, оешманың 22 елы Данис Фәнис улы белән тыгыз бәйләнгән. 
Яңа Байсар авылында өч игезәкле гаилә буларак җирлек тарихына теркәлгән Фәнис абый белән Мотаһара апа гаиләсендә туа Данис. Әти-әниләренең ышанычын аклап, бик тиз генә үсеп җитә балалар. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнгән Данис Казан инженер- төзүчеләр институтының сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультетына укырга керә. Рус теле һәм биологиядән кала, барлык фәннәрдән олимпиадаларда катнашкан, мәктәп елларында ук спорт бәйгеләрендә чемпион калган егет яратып үзләштерә төзүчелек серләрен. Һәм әлегәчә яшьли сайлаган һөнәренә тугърылык саклый.
Төзүче – дөньяның тоткасы ул. Халык хуҗалыгының барлык өлкәсендә колачлый. Төзүче һөнәрен сайларга уйлаган яшьләргә шуны әйтәсем килә: иң беренче чиратта, тирән белемле булыгыз! Аннан үҗәтлек тә – иң кирәк сыйфат. Тырыш һәм хезмәт сөючән булсагыз, уңыш сезгә һичшиксез елмаер! – ди өлкән төзүче. 
Моннан 37 ел элек хезмәт юлын Түбән Кама шәһәрендәге “Татэнергострой” берләшмәсенә караган 1 нче СМУда мастер булып башлый Данис Гәрәев. Әмма көз җитүгә туган ягы Актанышка кайта. 6 нчы ПМК  оешмасына мастер булып эшкә урнаша. Оештыру сәләтенә ия белгечнең хезмәтен намус белән башкаруын тиз күреп алалар. “Камагропромстрой”ның Актаныш ПМКсына баш инженер итеп күчерәләр. 1993-1997 елларда ул ПМК-9да баш инженер вазифасын башкара. Шул вакытта, район тарихында беренче тапкыр, Бүләк авылындагы өйләргә зәңгәр ягулык җибәрәләр. Аннан соң, башка авыллар бу бәхеткә тиенә. Ел әйләнәсе утын әзерләп, кыш буе мичкә утын ягып, өен җылыткан халык төзүчеләргә рәхмәт укып туя алмый.  Мондый рәхмәт сүзләрен хезмәт елларында еш ишетә Данис Гәрәев. Бигрәк тә, 6 нчы ПМК оешмасына җитәкчелеккә килгәннән соң.  Данис  Фәнис улы бу вазифага 1997 елда  билгеләнә. Оешманы сулы итү өчен скважина казыла, су башнясы куела. Гараж-остаханә газ ягып җылытыла башлый. Машина-техника паркы яңартыла. Актанышта нефть ятмаларын үзләштерүдәге төзелеш эшләре, Яңа  Байсарда – Сөн елгасы агымын үзгәртү, Актаныштагы водозаборда суны тимердән аера торган станция төзү, каты көнкүреш калдыклары полигонын булдыру – саный китсәң, байтакка җыела икән, күмәк көч белән барысы да районда яшәүче кешеләр өчен, халык өчен башкарылган эшләр.
6 нчы ПМК Татарстандагы “Татмелиорация” сугару системасын торгызу, үстерү буенча эш алып баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасының райондагы эре предриятиесе. Гидротехник корылмалар төзү, су белән тәэмин итү буенча махсуслашкан. 2011 елдан ТР Президенты карары белән “Буаларны төзекләндерү” программасы тормышка ашырыла башлый. Данис Гәрәев җитәкчелегендәге оешма шушы программа кысаларында райондагы 16 буаны өр-яңадан эшләп чыга. 2020 елда Чирү авылындагысы да төзекләндереләчәк, инде проект-сметасы әзер. Газлаштыру фондының “Чиста су” программасыннан да төзүчеләр уңышлы файдалана. Теләкәй һәм Мөслим районының Үрәзмәт авылына су кертелә. Берочтан аскы Актаныштагы Иске Идел яр буен ныгыталар, балчык түшәп таш салына. Яр буйлары, буалар, күперләрне төзеп бетергәч тә, 5 ел күзәтеп, барлап тора төзүчеләр.  
Заман белән бергә атлап, башка төзү эшләрендә дә байтак тәҗрибә тупланган. 6 нчы ПМК оешмасы 2010 елда башланып киткән “Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын тораклы итү” программасы нигезендә, 2013 елга кадәр, 40ка якын йорт сафка бастырган. “Иске йортларны бетерү” программасы буенча Иске Богады һәм Киров авылларында 7 өй төзегән. Хөкүмәт, җитәкчеләр тарафыннан әледән-әле тәкъдим ителгән дәүләт 
программалары, бер яктан халык өчен файдалы, икенчедән, күпме кеше эшле булгач, хезмәт хакы була. Бүген коллективта тотрыклылык. Хезмәт хаклары төзүчеләрне канәгатьләндерә, вакытында биреп барыла. Техникалар – яңа кран, экскаватор кебек куәтле машиналар сатып алганнар. Данис Фәнис улы заманча техникаларга карап 
соклануын яшерми. “Элек төзүчеләр салкын, тимер утыргычлы, уңайлыксыз машиналарда эшләде. Хәзергеләренә пиджак, галстук белән утырмалы, тузан да керми,” – ди. Кул астында эшләүчеләр теләп эшкә килә икән, җитәкченең күңеле тыныч.
Тулы, матур гаиләсе дә эшкә дәртләндерә Данис абыйны. “Бәхет минем өчен – ныклы сәламәтлек, тату гаилә, балалар, эштәге уңышлар, җитәкчеләр белән аңлашып, кулга-кул тотынып эшләү, аерылмас дуслар булу”, – ди ул. Хатыны Азия апа белән  ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Айгөл Казан дәүләт университетының хокук факультетын тәмамлап, башкалада адвокат булып эшли. Тормыш иптәше  Радик белән әти-әниләргә Мансур исемле онык бүләк иткәннәр, ул V сыйныфта укый. Уллары Ранис Россия дәүләт гуманитар университетының хокук факультетын тәмамлап, хәзер инде әтисенең уң кулына әверелгән, 6 нчы ПМК оешмасында юрист, сәнәгать-техник бүлек инженеры. Азия апа һаман да яраткан хезмәтендә, район балалар китапханәсе мөдире.
Данис Фәнис улы әле дә яшьлектәгечә – спортка тартыла. Өстәл теннисы, волейбол уйный, шахматтагы уңышларын күреп, ярдәмчеллеген дә бәяләп, аны район шахмат федерациясе рәисе итеп сайладылар, хәзер дә борынгы акыл уенын үз итүчеләрнең әйдәүчесе ул. 
Эшләгән кеше эшен күрсәләр, кадерен белсәләр генә тулы бәхеткә ирешәдер. Бу яктан Данис Гәрәев, чын мәгънәсендә, бәхетле кеше. Бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары янәшәсендә ТР Атказанган төзүчесе исеме аның өчен аеруча кадерле. Яраткан һөнәренә чиксез бирелгәнлекнең татлы җимешләре аны алдагы тормышында да озата барсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев