Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘДӘБИ БАЛКЫШ: Бәхетлемен чиксез...

Бәхеткә омтылыш кешелек яшәешенең төп максатының нигезен тәшкил итә.

         Бүген Халыкара бәхет көне билгеләнә. Бәхет төшенчәсе - гаять күпкырлы төшенчә. Аны кем ничек аңлый һәм үзен кайчан бәхетле итеп тоя бит. Яраткан хезмәтеңнән, гаиләң һәм балалар шатлыгыннан, көннең матурлыгыннан, хәтта бер назлы һәм сөйкемле караштан да үзеңне бәхетле хис итү мөмкин!

Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ветераны Әгъдәл САФИН иҗаты.

СӨЕНЕРМЕН

Мин дөньяга яралганмын
Яшьнәп-күкрәп яшәр өчен.
Илне тыныч, җирне нурлы
Итәр өчен биреп көчем.

Сөенермен, түтәлләргә
Утырткан гөл чәчкә атса,
Агачларым бөре ярса,
Ботаклары яфракланса.

Сөенермен, таңнар туса,
Офыкларны алга манып,
Алмагачта һәр көн пешсә
Алсуланып алмаларым.

Сөенермен, табигатьне
Яшәртсәләр балаларым,
Иш итсәләр, үз итсәләр
Туган ягым, авылларым.

 

БӘХЕТЛЕМЕН
«Бәхет нидә?»–дисәң, кайберәүләр:
«Байлык, муллык бәхет,– дияләр.–
Кесәң тулса әгәр акча белән,
Алтын сарай булса»,– дияләр.

«Власть булса әгәр кулларыңда,
Аумас тәхет – бәхет,– дияләр.
Кемнәр яхшы яши, киемнең дә
Асылларын гына кияләр».

Бәхетне мин башкачарак күрдем,
Теләмәдем байлык, муллыкны.
Сукранмадым авыр минутларда,
Яшәгәндә тоеп юклыкны.

Мин сөендем, һәр көн иртән торгач
Кояш миңа карап елмайса,
Йомшак җилләр битләремнән үпсә,
Агачларда кошлар сайраса.

Бәхетлемен чиксез, балаларның
Шат авазын әгәр ишетсәм.
Бу тормышта мин үземнең һәрчак
Кирәклекне тоеп яшәсәм.

Һәр туган көн – үзе бәхет, димен,
Якын дуслар шатлык китерсә.
Мәхәббәтем керсез күңелемдә
Шиңмәс хистәй гөлләр үстерсә.

ЧИТТӘН КӨТМӘДЕМ

Мин бәхетне читтән көтмәдем,
Бу дөньяны җиңел көтмәдем.
Сукмакларны үзем башладым,
Авырлыкны урап үтмәдем.

Үзем эшләп, үзем яшәдем,
Яшеннәрдәй җирдә яшьнәдем.
Кешеләрдә күрсәм байлыкны
Ник миндә юк икән, димәдем.

Кеше кайгысына кайгырдым,
Кеше шатлыгыма куандым.
Киңәш сорап килгән кешегә
Чын күңелдән юлдаш булалдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Әдәбият Әдәби балкыш Сәнгать Әдәби кунакханә Әгъдәл Сафин Нурлы иҗат Күңел энҗеләре Иҗат Сөенермен Бәхетлемен