Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДИНЕБЕЗ ИСЛАМ:Актанышка Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Барлык айларның солтаны булган Рамазан аен суга сусагандай көтеп алабыз. Рамазан аеның һәр көнен уразада, изге гамәлләр кылып үткәрергә омтылабыз, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, теләкләребезнең кабуллыгына ирешүне өмет итәбез. Кичә иң тәүдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, соңнан районның үзәк «Җәмигъ” мәчетендә–Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән вәгазь кичәсе, тәравих намазы, җирлекнең җитәкчеләре белән ифтар узды.

                                     Мәчеткә җыелып, бергәләп тәравих намазлары уку, гыйбәдәтләр кылу зур куаныч бирә, күңелләрне яктырта. Әлеге күркәм очрашу кичәләрендә Актаныш муниципаль районы хакимияты башлыгы Энгель Фәттахов, районың имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, оешмалар һәм учреждениеләрнең директорлары, җитәкчеләре катнашты.


Камил хәзрәт Сәмигуллин:


“Ураза ул үзеӊне тыеп, нәфсеӊне җиӊеп,  кешедә булган тискәре сыйфатларны җиӊәргә, бу дөньяда, тирә-күршебездә мохтаҗларныӊ хәлен яхшырак аӊларга булыша. Дин белән спорт тоташ, үзем менә мастерлыкны якларга ният иттем”


                                     Диния нәзәратенең имам-хатыйб вазыйфасына шәһадәтнамә Йосыф Хуҗин(Иске Җияш), Назыйм Шәехов(Чуракай), Фәнәвис Гәрәев(Чат) авыллары имам-хатыйпларына тапшырылды. Мөфти исеменнән республикабызның мөселман халкына олы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатларына–Рафис Хәбиров(Түке), Раушан Хөснетдинов (Актаныш  авылының 2нче мәхәллә) имам-хатыйплары, хәзрәтләре лаек булды.


                                     Күңел керләреннән пакъләнү, шәкерана кылып яшәүгә омтылу, гыйлем алу өчен беркайчан да соң түгел. Ихлас йөрәктән иманга омтылучыларга Аллаһ Тәгалә ярдәм итә. Балаларыбызга күркәм тәрбия бирсәк, җаныбыз тыныч булыр, үзебез дә игелекләрен күрербез, Иншәаллаһ.
Алдагы Рамазан айларын да күрергә насыйп итсен, безне нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә рәхмәтләребез, шөкераналарыбыз булсын иде. Рамазан аен мөбәрәк итеп үткәрүне оештырган, мул ризыклар белән тәрбияләгән, дини гыйлемнәребезне баетырга ярдәм иткән киң күңелле дин кардәшләребезгә райондашларның рәхмәтләре чиксез. Теләүчеләр Камил хәзрәткә үзләрен борчыган, яшь буынны ничек динле һәм әхлаклы үстерү буенча, ифтар табыннарына чыга торган продукциягә кагылышлы сорауларын җиткерде. 

                                     Алга да мәчетләребез ишекләре һәрвакыт ачык, еллар имин килсен, табыннарыбызда мул ризык булсын, дип телибез. Мәҗлес мөбарәк үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Дин Әхлак Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Рамазан Ислам Ураза Республика яңалыклары Әдәп Ифтар Рамазан ае