Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГАДИ ХАЛЫК ЗАРЫ: Түрәләрнең оныклары туганчы ук миллиардер!

“Бу дөньяда хаклык бармы ул?”,- дип киләләр кайберәүләр. Хаклык бар инде ул, тик хаксызлык янәшәсендә бик күренми генә.

Йонлы куллы дәү абзыйлар
Адым саен алдыйлар. 
Түзгән саен гади халык, 
Аны ныграк талыйлар. 

Гомер буе эшләп халык,
Була алмый миллионер.
Ә түрәнең оныклары 
Туганчы ук миллиардер.

Югарыда зарланалар
Акча безнең аз диеп. 
Халык сабыр – тормыш итә
Тиенен-тиенгә җыеп. 

Баш күтәреп сүз әйтергә
Сиңа кыюлык җитми. 
Җыелып килгән куркаклыгың
Күңелеңнән чыгып бетми. 

Тырыш та син, уңган да син,
 И, газиз татар халкым!
Ник сорый алмыйсың һаман
Үзеңнең хәләл хакың? 

P.S. Бу шигырь юлларының авторы да  исемен күрсәтмәүне үтенде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев