Актаныш

ГАСЫРЛАР КАЙТАВАЗЫ: Актаныш механизаторлары тарихи табылдыкка юлыкканнар (+ЭКСКЛЮЗИВ ФОТО)

“Актаныш” агрофирмасы механизаторлары Сөн елгасы буендагы бер басуда менә шундый кызык кына табылдыкка юлыкканнар.

Бакырдан ясалган әлеге зур ханҗәр еллар, гасырлар үтсә дә, үзенең үткенлеген югалтмаган.

Кызганыч, металл озак еллар җирдә ятканга, әлегә язуларын һәм, гомумән, аның кайсы чорга туры килгәнен тәгаен генә әйтеп булмый. Әмма, төптән, ерактан икәне көн кебек ачык. Нефть трассасы үткән җирдән ерак түгел табылган ул. Шул сәбәпле, туфрак белән өскә менгән дип фаразларга була.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: