Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Үз бәхетен Яңа Әлемдә тапкан Башкортстан кызы 90 яшен каршы алды (+ФОТОЛАР)

10 август көнне Актаныш районы җитәкчелеге гомер юлының туксанынчы баскычына күтәрелгән мәртәбәле шәхесен – Вәсилә Миңлевәли кызы Гыйлфанованы олуг юбилее белән тәбрик итте.

Яңа Әлем җирлегендә яшәүче туган көн иясенә купшы котлауларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ирештерде.  Вәсилә Миңлевәли кызы җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән бергә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын да кабул итеп алды. 


Башкортстан республикасында туып-үскән юбиляр үз бәхетен Татарстанда тапкан. Гаилә бәхетен дә, ана булу бәхетен дә Яңа Әлем җирлегендә татый ул. Тормыш иптәше белән биш балага гомер бүләк иткән хөрмәтле зат нарасыйларын дөрес тәрбия биреп,аларны эш сөючән итеп үстергән. Бүген инде моның матур нәтиҗәләрен тоеп яши ана. 


Актаныш районына килен булып төшкән Вәсилә апа гомерен намуслы хезмәткә багышлый. Аның хезмәт юлы колхоз белән бәйләнгән. Алны-ялны белми эшләгән Вәсилә Миңлевәли кызы Гыйлфанованың бүген урыны түрдә, җирлекнең мәртәбәле,абруйлы шәхесен онытмыйлар: бәйрәмнәрдә хөрмәтләп торалар.Балалары да бөек ана өчен “җаннарын бирергә” әзерләр. 

Реклама


Туксанның чиген атлауга карамастан, хәзер дә Вәсилә апа тынгысыз, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша: 14 оныгының яраткан дәү әнисе бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, кунакка кайткан нәсел дәвамчыларын сөендереп тора. 


... Табигатьнең көзгә аяк басарга кыймый торган сихри бер мәле. Күңел җәйләрдән  китәргә ашыкмый. Ә бакчада берән-сәрән алма коела... 


Коелсыннар, әйдә, алмалар, 
Шатланышып җыйсын  балалар, 
Корымасын гомер алмагачы – 
Исән булсын әле аналар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев