Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ике нәни малай суыткыч эчендә калып үлгән

Суыткычның йозагы эчке яктан ачылмаслык итеп ясалган.

27 августта өч һәм дүрт яшьлек ике бала качышлы уйнаган. Ишегалдында йөргән икетуган булган малайлар фаҗигале төстә үлгән. Бу турыда Красноярски буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балалар шәхси йорт ишегалдында торган иске “Мир” суыткычына кереп качканнар. Ишек герметиклап ябылган. Суыткычның йозагы эчке яктан ачылмаслык итеп ясалган. Шулай итеп, балалар эчтә утырган килеш, суыткыч ишеген ача алмаган.

Йорт хуҗасы баласын һәм аларга кунакка килгән туганының баласын кичке сигезләр тирәсендә эзли башлаган. Шул ук вакытта диярлек полициягә дә мөрәҗәгать иткән. Урынга килгән участковый суыткычка игътибар иткән. Шунда ул ике бала мәетен тапкан. Балалар суыткычтан чыга алмыйча, тончыгып үлгәннәр.

Тикшерү комитетында бу фаҗига турында җинаять эше ачкан.

чыганак һәм фото: https://intertat.tatar/hewef_heter/ike-n-ni-malay-suytkych-echend-kalyp-lg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев