Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИМИНЛЕК САГЫНДА: Татарстанда "Игътибар: балалар!" профилактик чарасы старт ала

Агымдагы елның 7 аена республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 338 бала имгәнгән.

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләренең санын киметү, балаларның һәм үсмерләрнең юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан, 2019 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!" профилактик акциясе башланып китә.

Агымдагы елның 7 аена республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 338 бала имгәнгән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, авариянең иң күп очрагы август-сентябрь айларына туры килә. Чөнки әлеге вакытта яшьүсмерләр озак каникул вакытына күнегеп, юл йөрү кагыйдәләрен оныта башлыйлар, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Аларга яңадан транспорт мөһитенә өстәмә җайлашу таләп ителә. 

Акция барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус авто-урындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыккан шоферларга да катгый таләпләр куела. 

Бу чорда юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатыла. Акция кысасында “Куркынычсыз зебра”, “Әдәпле шофер”, “Күренерлек бул” кебек чаралар уздырыла. 

Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк, 7 яшькә кадәрге баланы автомобильдә бары тик балалар өчен махсус урындык-җайланмалар кулланып кына йөртергә мөмкин. Үзгәрешләр нигезендә, хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны, җиңел автомобильнең арткы утыргычына бала авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус җайланмалар кулланып кына түгел, ә иминлек каешын кулланып та йөртү мөмкинлеге барлыкка килде, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында бала авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган  махсус урындык-җайланмалар белән генә йөртү каралган. Дәүләт автоинспекциясе, куркынычсызлык күзлегеннән чыгып, балаларны 7 яшьтән соң да, бала авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган  балалар өчен махсус җайланмада йөртергә киңәш итә.

Хөрмәтле гражданнар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга, җәяүлеләр чыга торган урыннарда бер кеше булмаса да, тизлекне киметергә кирәклеген аңласак иде. Балаларны машинага утыртканда махсус урындык, куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде! Автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклагыз! Балалар язмышы белән уйнамагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев