Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖИРЛЕКЛӘР ХИСАП ТОТА: Пучы авыл җирлегендә үзара салым акчасына ниләр эшләнгән? (+ ФОТОХИСАП)

Агымдагы елда тәгаенләнгән эшләрне башкарып чыгу өчен, референдум нәтиҗәсе белән, җирлектә яшәүчеләрдән 600әр сум үзара салым җыйнап алынган. 484 000 сум акча, дәүләт тарафыннан арттырылып, 2 421 000 сумны тәшкил иткән.


Җирлекләрдә үзара салым акчаларының тотылышына багышланган сишәмбе брифингында җирлек башлыклары беравыздан әлеге программаның отышлылыгын ассызыклады. 

Халык саны күбрәк булган җирлекләр, билгеле, үзара салым акчасының ярдәмен аеруча нык тоя. Җыелган акча хөкүмәт тарафыннан дүрткә тапкырланып кайткач, ул авыллардагы шактый эшләрне башкарырга җитә. 

Пучы җирлеге дә, зурлыгы ягыннан  районда Актаныштан кала икенче җирлек буларак, үзара салымның мөһимлеген дә, аның саллы ярдәмен дә тоеп яши. Җирлек башлыгы Нияз Нуртдинов 2019 елда башкарылган эшләргә хисап ясаганда, үзе дә моны билгеләп үтте. 

Агымдагы елда тәгаенләнгән эшләрне башкарып чыгу өчен, референдум нәтиҗәсе белән, җирлектә яшәүчеләрдән 600әр сум үзара салым җыйнап алынган. 484 000 сум акча, дәүләт тарафыннан арттырылып, 2 421 000 сумны тәшкил иткән.

Авыл халкы белән киңәшенеп, җыелган сумма 4 юнәлештә эш башкаруга бүленгән: җирлектәге зиратларны, юлларны тәртипләү,җирлек халкын сулы һәм утлы итү эшен дәвам итү. 

Агымдагы елда зиратларны карауга 250 000 сум акча билгеләнгән булган. Дөрес планлаштырылган эш нәтиҗәсендә, әлеге сумма ташландык зиратларны тәртипкә китетергә дә җиткән. 

Реклама

Пучы авылының үзәк урамында сафка баскан ике машина кую урыны да үзара салым акчасы бәрабәренә барлыкка килгән. Гомуми суммасы 1 410 000 сумны тәшкил иткән шактый чыгымлы эш инде тулысынча тәмамлану алдында. 

Юлларны төзекләндерү өчен халык акчасының 200 000е сарыф ителсә, су  скважиналарын рәсмиләштерү, аларның тирә-ягын койма белән әйләндереп алу, юллар салу өчен 471 000 сумлык үзара салым акчасы тәгаенләнгән булган. 

Урам утларын тәртиптә тоту өчен бүлеп алынган акча күләме – 75 000 сум. 

Нигездә, Пучы җирлеге ел ахырына кадәр планлаштырган барлык эшләрне дә төгәлләргә җитешә, чөнки иң масштаблылары инде башкарылган. 

2020 елда да җирлекне төзекләндерү, халыкның яшәешен уңай якка үзгәртү максатыннан халык үзара салым акчасы җыярга каршы булмас дип исәпли Нияз Зәйнетдин улы. Җирлек аның күләмен үзгәрешсез калдырырга ниятли. Ә менә халыкның хәләл акчасына планлаштырылган эшләр шактый саллы: Киров урамындагы күперне төзекләндерү, балалар мәйданчыклары төзү дә шулар сафында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X