Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН: Ай дәвамында Актанышта исерек хәлдә руль артына утырган 7 райондашыбыз тоткарланган

Аларның дүртесе – Актаныш авылы гражданнары.

Гыйнвар ае дәвамында Актаныш районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан эчкән хәлдә машина белән идарә иткән 7 шофер тоткарланган. 


Аларның дүртесе – Актаныш авылы гражданнары. Аккүз, Тыңламас авылында яшәүче ике райондашыбызга да, хәмер куллангач, диңгез тубыктан тоелган – шулай булмаса, алар исерек килеш автомобиль белән  идарә итмәсләр иде, мөгаен. 


Зәй районыннан Актанышка килеп эләккән “герой” да бу юнәлештәге статистикага тискәре йогынты ясаган. 


Ай буена җирлек территориясендә 25 автотранспорт һәлакәте теркәлгән. Саннар сагайта, шулай да фаҗигаләрдә үлем-китем очраклары булмау сөендерә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев