Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИСКӘ АЛЫЙК: Бүген, 15 гыйнварда, якташыбыз, халкыбызның легендар җырчысы Әлфия апа Авзалованың туган көне

Аңа 89 яшь тулган булыр иде. Бу кичтә бөтен татар дөньясын шаулатып Моң патшабикәсенең концерты узар иде...

Бүгенге искә алуыбыз Әлфия апабыз рухына дога булып барып ирешсен... 

Әлфия Авзалова — «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены иясе була. 1960 елда аңа «Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен» Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда «Татар эстрадасы легендасы» мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда «Моң патшабикәсе» документаль фильмы күрсәтелә. 
 
Якташыбыз 2017 нче елның 15 июнендә, 84 яшендә вафат булды. Әлфия Авзалова Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев