Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Каз оясы үрүче Роберт бабай

Һөнәр иясен авылда еш искә алаларй

Каз, үрдәк, тавык оясын талдан үрү һөнәре сакланып калган авыллар бар. Уразайда яшәүче 80 яшьлек Роберт Локманов бу кәсебен балачактан үзләштергән. Хәзер дә ташларга җыенмый. “Сорап киләләр, каз оялары кирәк әле һаман”, – ди ул.

undefined

Уразай авылында, элек-электән, кәрзин үрүчеләр байтак булган. Роберт Локманов, аның яшьтәшләре Мораделгариф Шәйхелимамов, Фатих Фарисов ярыша-ярыша эшләгәннәр. Кем тизрәк үрә, кемнең оясы матуррак килеп чыга?

– Талларны, яфрагы коелгач, көз көне үк өйгә алып кайтып куям. Дөньяны алып бару өчен кирәк иде бу шөгыль. Мәктәптә укыганда ук өйрәндем. Җиденчене тәмамлагач, Бурсык авылындагы әртилгә эшкә урнаштым. 12 елга якын шунда хезмәт куйдым, – ди.

undefined

Роберт Сәүбән улы – 1939 елгы. Бурсык авылында тирә-якка дан тоткан ателье барын өлкән буын яхшы хәтерли. Оста куллыларны эш белән тәэмин иткән ул, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтелгән.

– Роберт абыйның кәрзиннәрен башка авыллардан да килеп алалар. Талларны күл буйларыннан үзе кисеп алып кайта. Аның кул эшен төрле күргәзмәләргә куябыз. Элекке кирәкле һөнәрне дәвам итүче кешебез ул. Куллары алтын, – ди аның турында Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов.

undefined

Җитез, өлгер. Ике каз оясын бер көндә үреп чыга, аннан бераз ял итә. Тавык-үрдәккә дигәненең капкачын да талдан чорный. Кош-корт оясы гына түгел, вак кәрзиннәр дә ясап куя. Тормыш иптәше Нәзирә Локманова аңа ярдәм итә. Кыш көне өйләре остаханәгә әверелә. Ә язга чыгуга каз оялары үз ияләрен таба.

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев