Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанда тугыз айлык баланы кыйнап үтергән ирне хөкем итәләр

Вәхшиләрчә үтерү буенча җинаять эшен Татарстан Югары судында карый башладылар. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә — Казанда яшәүче 48 яшьлек ир-ат. Шаһитләр, шул исәптән, һәлак булган кызның җиде яшьлек абыйсы, бу фаҗиганең тетрәндергеч нечкәлекләрен сөйләде. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

2018 елның 5 август иртәсе «Салават күпере» торак комплексындагы Нурихан Фәттах урамында урнашкан йорттагы фатирларның берсендә, гадәттәгечә сәгать биштә башланып китә. Татьяна беренче автобуска утырып эшкә китә. Ә үзенең өч баласын — тугыз айлык Софияны, өч яшьлек Кирилл һәм алты яшьлек Русланны иптәш кызы Алсу белән калдыра.

Алсу сүзләренчә, фаҗигагә берничә көн кала гына Татьяна балалары белән аның янына күченеп килгән.

«Мин кондуктор булып эшлим. Ике көн эшләп, ике көн ял итәбез. Ялларым булганда Татьяна балаларны миңа калдырып, эшкә китә иде», — диде шаһит буларак сөйләгән Алсу.

Алсу әйтүенчә, бу көнне аның янына танышы — 48 яшьлек Олег Елизаров килгән. Алар эштә танышкан була. Олег Казанда маршрут автобусы йөртүчесе, ә Алсу кондуктор булып эшләгән.

Алсу Елизаровның үзләре белән күптәннән таныш булуын, гел кунакка килүен, балалар белән дә яхшы мөнәсәбәттә булуын, аларга гел күчтәнәчләр һәм бүләкләр алып килүен дә сөйләде. Ханым, аның бу килүе фаҗига белән төгәлләнер дип уйлап та карамаган.

Ничек кенә булмасын, тикшерү күрсәткәнчә, ул көнне Олег Елизаров тугыз айлык кызны бик нык кыйнаган. Сабыйның көйсезләнә башлавы ир-атны чыгарыннан чыгарган. Баланы тынычландыру өчен ул аның башына һәм тәненә алты тапкыр суккан.

«Елизаров балага шешәдән боламык ашатканда, кыз елый башлый. Шуның аркасында ачуы чыккан ир, исерек килеш, аны үтерергә теләп, кыйный башлый. Әмма, йокы бүлмәсендә тагын бер бала — кызның абыйсы була», — дип укыды прокурор гаепләүне.

Берничә сәгать узганнан соң, алган имгәнүләреннән сабый вафат булган.

Бу хәлдән соң Елизаров кача. Ләкин ирне икенче көнне, җиденче августта кулга алганнар, ул фаҗига урыныннан ерак түгел җирдә яшеренеп яткан.

«Яшь баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Казанның Яңа Савин районы суды Елизаровны СИЗОга җибәрә. 13 гыйнварда гаепләнүче ир Татарстан Югары суды каршына басты.

Суд утырышында ир үзен ышанычлы тотты, судья сорауларына тыныч җавап бирде һәм үтенечләрен белдерде.

Шунысы да игътибарга лаек, һәлак булган кызның әнисен зыян күрүче дип тапмадылар. Аның урынына зыян күргән якның мәнфәгатьләрен опека һәм попечительлек белгечләре яклый.

Бу хәлдән соң, Татьянаның олы балаларын алулары һәм аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре билгеле булды. Русланнын реабилитация үзәгенә җибәргәннәр, Кириллны 18 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар, ул әле дә булса шунда ята.

Прокурор гаепләүне укып чыкты, анда гаепләнүченең баланы вәхшиләрчә кыйнавы әйтелде. Ә Елизаров баланы үтерергә теләмәвен белдерде.

«Мин өлешчә үз гаебемне таныйм. Явыз ниятем юк иде. Баланы үтерергә теләмәдем», — диде Елизаров.

Реклама

Гаепләнүче сөйләгәннән соң, прокурор сорау алырга кызның олы абыйсы Русланны чакырды. Фаҗига аның күз алдында булган. Балага авыр булмасын өчен Елизаровны суд залыннан чыгарып тордылар. Ә сорау алганда янәшәдә психолог һәм педагог та булды.

Әлеге куркыныч вакыйганы искә төшергәч, малай елый ук башлады.

«Ул аны кыйнады, София елады… Ул аны кыйнады, сукты. Соңыннан София үлде», — дип исенә төшерде малай.

Кызганыч, моның чынлыкта ничек булганын малай сөйли алмады. Соңрак ,Татьяна һәм Алсудан сорау алганда, алар малайның шул көннән соң үз эченә бикләнүен, куркып калганын әйттеләр. Бары тик фаҗигадән соң берничә көн узгач кына, бала әнисенә һәм аның дустына нәрсә булганын сөйли алган.

«Олег аңа берни дә әйтмәскә кушкан һәм кемгә булса да сөйләсә, үзен дә шул ук хәл көтә дип куркыткан», — дип сөйләде судта Алсу.

Фаҗига турында исенә төшергәндә ханым Елизаровның көне буе үзләрендә кунак булуын сөйләде. Берара Алсу черем итеп ала һәм Софиянең кычкырып елаганына уянып китә.

«Мин залга йөгереп чыктым. София диванда ята, ә аның янында Олег басып тора иде. Мин аңа кычкырдым, башына сугып алдым һәм кухняга чыгып китүен сорадым», — дип сөйләде Алсу.

Соңрак, бала тынычлангач, аны ашатканнар, ходункига утыртканнар һәм ул уйный башлаган. Алсу әйтүенчә, өйдәгеләрнең берсе дә аның тәнендә күгәргән, тырналган урыннар күрмәгән.

Төнлә әнисе баланы үле килеш таба. Эштән кайткач ул аны ашатырга теләгән була.

«Мин Татьянаның кычкыруыннан уянып киттем. Ул София үлгән дип кычкырды. Мин башта ышанмадым, әмма ул, бала салкын, дип кычкырды», — дип сөйләде Алсу.

Елизаров барысын да сөйләгәч кенә, хатыннар аның баланы үтерүен белә. Һәлак булган кызның әнисе сөйләвенчә, ир-ат көтмәгәндә генә, иртән килгән. Бу вакытта инде табиблар кызның гәүдәсен алып киткән, ә полиция хезмәткәрләре фаҗига урынын карап киткән булганнар. Татьяна кыңгырау тавышына ишекне ачкач, бусагада Елизаровны күргән.

«Кичер мине, Татьяна. Софияның үлемендә мин гаепле. Мин хәзер полициягә барып, бөтенесен дә сөйлим», — дип ышандырган Елизаров кызның әнисенә.

Ханымнар Елизаровка иң кырыс җәза бирелер дип өметләнә.

«Аны гомерлеккә утыртуларын телибез. Төрмәдә үлсен иде!» — дип сөйләде Алсу журналистларга.

https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев