Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Көчле рухлылар

Инвалидлар ункөнлеге башланыр алдыннан районның җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Зәмфирә Хафизова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп, иҗат төркемебез Кәзкәй авыл җирлегендәге инвалидларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышып кайтты

Инвалидлар ункөнлеге башланыр алдыннан районның җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Зәмфирә Хафизова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп, иҗат төркемебез Кәзкәй авыл җирлегендәге инвалидларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышып кайтты. 
Әлеге җирлектә барысы 46 инвалид бар. Шуларның 2 се – I, 23 е – II, 18 е III төркем. Өч кеше балачактан инвалид. Урын өстендә ятучы бер өлкән яшьтәге кешеләре бар. Җирлектәге башлангыч инвалидлар оешмасы белән Венера Әхмәтнәбиева җитәкчелек итә. Аны һәр инвалидның мәнфәгатен кайгыртып яши, диделәр. Без аның үзе белән очраша алмадык. Казанда медицина тикшеренүләре уза икән. Чөнки үзедә II төркем инвалид ул. 
-Венера 2014 елдан бирле әлеге вазыйфаны башкара. Бик актив хәрәкәт алып бара. Инвалидларның һәр берсенең өйләрендә була, аларның гозерләрен безгә җиткерә, -диде авыл җирлеге Советы сәркатибе Зилә Әхмәтнәбиева. Бу хакта тулырак, газетабызның алдагы санында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев