Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кеше ял иткәндә дә уяу алар

10 ноябрь –  РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Быел тәртип сагында торучыларның бәйрәме  ял көне, якшәмбегә туры килде, шул сәбәпле, район бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләү алдан, 8 ноябрьдә мәдәният сараенда оештырылды. 

10 ноябрь –  РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Быел тәртип сагында торучыларның бәйрәме  ял көне, якшәмбегә туры килде, шул сәбәпле, район бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләү алдан, 8 ноябрьдә мәдәният сараенда оештырылды. 

Реклама

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләрен, лаеклы ялдагы ветераннарны, гаилә әгъзаларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Энгель Фәттахов килде. Ул полиция подполковнигы,  Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдиновка “Хезмәттәге уңышлары өчен” I дәрәҗәдәге РФ Эчке эшләр министрлыгы медале һәм “Россия полициясенең 300 еллыгы” күкрәк билгесен тапшырды.  “Россия полициясенең 300 еллыгы” күкрәк билгесенә отставкадагы милиция полковнигы Камил Зәйнуллин да лаек булды. Актаныш районы бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Айзат Тимиров, оператив кизү торучы, полиция капитаны Роберт Солтанов, вакытлыча тоткарлау изоляторының полиция машина йөртүчесе, полиция өлкән сержанты Филарис Бәширов район башлыгының Рәхмәте белән  хөрмәтләнделәр. 
– Районда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү – район башлыгының, һәм әлбәттә, полиция  бүлеге хезмәткәрләренең беренче бурычы. Район халкының тынычлыгына бүген каяндыр хәвеф яный  дип уйламыйм.  Кайчандыр машина яки хуҗалыклардагы фермалардан  терлек урлау очраклары, башка төрле җинаятьләр булды.  Соңгы вакытта мондый хәлләр теркәлми, Аллага шөкер. 2019  елда Актанышта зурлап Авыл уеннары үткәрдек, анда республиканың төрле почмагыннан 1700 спортчы катнашты. Татарстан, Башкортстан, Оренбург һәм башка төбәкләрдән биш меңнән күбрәк кунак чакырып, Ык буе Сабан туен уздырдык. Бу зур чаралар тыныч шартларда, хәвеф-хәтәрсез үтеп китте. Аннан башка да районда күп кенә чаралар оештырыла. Полиция хезмәткәрләренең алдан профилактик эшләр алып баруы, вакытында уяулык- саклык  күрсәтү нәтиҗәсе бу. Соңгы вакытта ялган аракы сату очраклары турында да хәбәрләр керми, бу да сөендерә. Ләкин тынычланырга иртәрәк, авыр, эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар язмышын без  25 форма киңәшмәдә дә һәрчак тикшерәбез, бу проблемаларны уңай якка чишәргә иде, – диде район башлыгы Энгель Фәттахов.  
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген булдыру, шушы максаттан юллар төзү-төзекләндерү, руль  артына утырган шоферларның һәрчак аек булуы, җирлекләрдә участок полиция вәкилләренең сакланып калуы һәм халык белән тыгыз элемтәдә эшләве- болар да полиция эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, дип билгеләп китте Энгель Нәвап улы. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов хезмәттәшләренең  ТР Дәүләт Советына сайлаулар үткәрүдә һәм Казанда WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалында тәртип саклауда зур өлеш кертүләрен әйтте: 
–  Актанышта эшли башлавыма әллә ни күп вакыт та үтмәде, шушы чорда безнең бүлек Татарстан районнары арасында алтын урталыкка менде, күрсәткечләр буенча  6-7нче, 9 нчы урыннардан да түбән төшкәнебез юк. Хезмәткәрләребезнең көн-төн эшләү нәтиҗәсе бу, шулай ук гаиләләренең дә ныклы ярдәме  булуын сөйли. Бүлекнең ветераннарына, аеруча, ветераннар советы рәисе Васил Вахитовка безгә ярдәме өчен рәхмәт!
Чыннан да, Эчке эшләр бүлеге ветераннары тынгысыз тормыш белән яши. Лаеклы ялга чыккач та алар активлыкларын югалтмый, районның төрле җаваплы тармакларына күчеп эшләүләрен дәвам итәләр. Шуңа күрә бүләкләргә дә лаек алар. Иллшат Хәйретдинов сәхнә түренә чакырып, отставкадагы милиция майоры Васил Вахитовның, отставкадагы юстиция подполковнигы Илфат Фәрраховның күкрәкләренә “Россия полициясенең 300 еллыгы” медален беркетте, отставкадагы милиция майоры Фәхиянур Вәгыйзовага “Паспорт өстәленең 300 еллыгы” медале тапшырды. Шулай ук өлкән хезмәттәшләреннән өлге алып эшләүче алдынгылар да хөрмәтләнде.
Хезмәт вазифаларын үрнәк үтәгән, күрсәтелгән инициатива һәм һөнәри осталыклары өчен, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР эчке эшләр министры боерыгы белән  полиция майоры, өлкән полиция участок вәкиле Рузил Басыйров “Татарстан Республикасында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, шушы ук боерык белән эчке хезмәт капитаны, эш башкару һәм режим төркеме җитәкчесе Эльвира Гайнетдиновага Рәхмәт белдерелде.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев “Россия полициясенең 300 еллыгы” медаленә, полиция майоры, дознание җитәкчесе Вилсур Сәлахов, полиция майоры, полиция өлкән участок вәкиле Рамил Хәкимуллин, эчке хезмәт майоры, баш хисапчы Гөлназ Хуҗина, эчке хезмәт капитаны, эш башкару һәм режим төркеме җитәкчесе Эльвира Гайнетдинова, полиция старшинасы, оператив кизү ярдәмчесе Ленар Имамов “Россия полициясенең 300 еллыгы” күкрәк билгесенә лаек булды.
“Хезмәттәге уңышлары өчен” II дәрәҗәдәге медаль белән полиция майоры, дознание җитәкчесе Вилсур Сәлахов,  эчке хезмәт капитаны, эш башкару һәм режим төркеме җитәкчесе Эльвира Гайнетдинова, “Хезмәттәге уңышлары өчен” III дәрәҗәдәге медаль белән полиция майоры, өлкән полиция участок вәкиле Рузил Басыйров, полиция капитаны, оператив кизү торучы Роберт Солтанов, полиция капитаны, җинаятьләрне эзләү бүлеге оператив хезмәткәре Гадел Моразуллин, юстиция капитаны, тикшерүче Радик Басыйров, бүлек җитәкчесенең рәхмәт хаты белән инженер-программист  Илназ Саниев бүләкләнде. 
Полиция хезмәткәрләре белән берлектә райондагы 35 оешма-предприятиедә хезмәт куючылар да җәмәгать тәртибен саклауда катнаша. Янгын сагы хезмәте, 5нче балалар бакчасы, үзәк хастаханә, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, “Теплосервис” оешмасы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, икмәк кабул итү оешмасы, ветеринария берләшмәсе, газ хезмәте бу уңайдан аеруча оешканлык күрсәтәләр, аларның   вәкилләренә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Полиция Степа абый” бәйгесендә балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар призлы урыннар яулый. Бәйрәм кичәсендә җиңүчеләрне  әзерләгән остаз Илсөяр Шәриповага да рәхмәт белдерелде.
Бүләкләүләр Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Образ” бию төркеме, укучылар һәм полиция хезмәткәрләренең балалары чыгышлары, җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X