Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хастаханәдә балаларына талон ала алмагач, әти кеше баш табиб урынбасарын кыйнаган

Ир-ат бүлмәгә бәреп керә, табибның кулындагы телефонны тартып ала, телефон белән хатынның башына суга, аннары кабинеттагы әйберләрне җимерә тотына.

Череповец шәһәрендә яшәүче ир-ат хастаханәгә килә һәм балаларын табибка күрсәтү өчен талонны шунда ук ала алмый. Ул баш табиб урынбасарына һөҗүм итә. Хәзер табиб хатын нейрохирургия бүлегендә башындагы травмадан дәвалана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Череповецтагы 7 нче поликлиниканың баш табибы урынбасарына һөҗүм итү һәм кыйнау факты ачыклангач, „кыйнау“ маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды», — дип хәбәр иткәннәр Эчке эшләр министрлыгының Вологда өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Сәламәтлек саклау департаменты белешмәсе буенча, вакыйга 10 гыйнварда була. Ир-ат регистратурага килә һәм балаларын белгечләргә күрсәтү өчен талон сорый. Регистратор аны участок педиатрына җибәрә.

Ир-ат мондый кагыйдәләргә ачуы чыга. Аны клиника җитәкчеләре янына җибәрәләр. Ир-ат исә якындагы кабинет ишеген ача, биредә баш табиб урынбасары була. Ир-ат кабинеттагы хатын-кызны кыйный.

«Бу вакытта баш табиб урынбасары телефоннан сөйләшә, ир-ат бәреп керә, табибның кулындагы телефонны тартып ала, телефон белән хатынның башына суга, аннары кабинеттагы әйберләрне җимерә тотына. Аннары бу ир-ат поликлиникадан чыгып кача», — дип аңлатканнар Сәламәтлек саклау департаментында.

Хәзерге вакытта баш табиб урынбасарының гомеренә куркыныч янамый, тик ул аны табиблар күзәтеп торырга тиеш әле. Кыйнаучы ир-ат шәхесе ачыкланган, ул гаебен танып күрсәтмә биргән. 

Чыганак: Интертат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев