Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ХӨРМӘТЕБЕЗ ЧИКСЕЗ СЕЗГӘ, ӨЛКӘН БУЫН: Такталачык авыл җирлеге өлкәннәр ункөнлегенә кушылды (+ФОТОЛАР) 

Өлкән буын вәкилләре өчен ункөнлек, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелә: ул үз эченә матур очрашуларны, хәл-әхвәл белешүләрне, аралашуларны  ала. 

1 октябрьдән старт бирелгән өлкәннәр ункөнлеге Актаныш районы җирлекләрен дә тулы куәттә колачлады. Бу көннәрдә авылларда өлкәннәрне хөрмәтләү, алар өчен концерт программалары тәкъдим итү, чәй табыннары әзерләү оештырыла. Өлкән буын вәкилләре өчен ункөнлек, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелә: ул үз эченә матур очрашуларны, хәл-әхвәл белешүләрне, аралашуларны  ала. 

Райондагы җылы хөрмәт дулкынына   Такталачык авыл җирлеге дә кушылды. Биредә 2 октябрь көнне өлкәннәргә булган зур ихтирам билгесе йөзеннән бай концерт программасы оештырылып, “Альтаир” кафесында кадерле буын өчен бәйрәм табыны  әзерләнде. 

Җирлекнең ветераннар советы әгъзаләрен, өлкән активистларны туплаган бәйрәм чарасы тәбрик сүзләренә, бүләк-күчтәнәчләргә бай иде. 

Җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов, ункөнлектән файдаланып, Такталачыкның гына түгел, районның социаль-мәдәни, спорт дөньясында кайнаган картаю белмәс өлкәннәрен хөрмәтләп, гомер бәйрәмнәрен каршылаучыларга, төрле бәйге-конкурларда җиңү яулаганнарга үзенең кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. Аларга күңел көрлеге, ныклы сәламәтлек, балаларының-оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләде. 

-    Өлкәннәр көне – бик үзенчәлекле, күңелләрне дулкынландыра торган бәйрәм ул. Өлкән буын вәкилләре даими хөрмәткә, ихтирамга лаек. Без аларга үзебезнең җылыны бирергә, ярдәм кулыбызны сузарга бурычлы. Декада дәвамында бер генә өлкән буын вәкиле дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Бу буын безнең бер җылы сүзебездән , бер яхшы гамәлебездән күңеленә дәва ала – шуңа күрә дә без үз өлкәннәребезнең һәммәсенә дә барып җитү, аларның хәлләрен белешүне максат итеп куйдык. Декада дәвамында җирлектә өлкәннәр өчен   төрле чаралар тәгаенләнгән. Мәктәп-бакчаларыбыз лаеклы ялдагы хезмәткәрләре өчен чәй табыннары әзерләде, аларның өйләрендә булуны оештырды. Район күләмендә оештырылачак чараларда да актив катнашырга исәп тотабыз, - дип, бу нисбәттән үз фикерләре белән уртаклашты Илһам Сәлимҗан улы

Җирлекне колачлаган бәйрәм чараларыннан  “Таң” хуҗалыгы, аның җитәкчелеге дә читтә калмаган, билгеле. Хуҗалык үз ветераннарына күчтәнәч каплары әзерләп, аларны ияләренә тапшырган. Өлкәннәр тарафыннан юлланган  сорау-мәсьәләләргә дә  да җирле җитәкчелек  ачыклык кертә. 

“Альтаир” кафесында оештырылган бәйрәм чарасы исә күңелгә якын атмосферасы белән аерылып торды. Мәдәният хезмәткәрләре, кафеда эшләүчеләр өлкәннәрнең бәйрәмен истәлекле итеп үткәрүгә зур көч салган иде. Матур җырлар, шаян сүзләр, уеннардан,  шигырь-тәбрикләүләрдән торган программага ветераннарыбыз да бик теләп кушылды. 

Озак еллар Такталачык мәктәбен җитәкләгән Камил ага Фәйрушинның скрипкада уйнавы, мәдәният хезмәткәре Әфка абый Сәрваровның баянда сыздыруы, җирлек белән җитәкчелек итеп, лаеклы ялга чыккан Камил абый Шәйхразиевның моңлы җырлавы берәүне дә битараф калдырмады. Сәхнә ветераны Сәрия Ганиуллина залда утыручыларга синтезаторда уйнап, үз җырын тәкъдим итсә, Венера ханым Мөхәммәтова чордашларын шигырьләре белән әсир итте. “Альтаир” кафесы хезмәткәре Сирена Шәйдәүләтова бәйрәм чарасына үзенең моңлы тавышы белән матур төсмерләр өстәде. 

Җирлек өлкәннәре очрашудан рухи азык алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юллап таралышты. Киләсе елларда да мондый очрашулар булып торсын, тагын күрешергә язсын әле сезнең белән, кадерле өлкәннәребез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев