Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ХӘВЕФСЕЗ ХӘРӘКӘТ: Балалар бакчасы нәниләре өчен велосипед ярышы оештырылды (+ФОТОЛАР)

Күп мәгълүмат балаларга әти - әни, әби - бабай дәресләреннән сеңсә, бик күп кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавапны нәниләргә балалар бакчалары тәрбиячеләре табарга ярдәм итә.

Балалар бакчасы занятияләрендә балалар төрле метод һәм эш формалары аша күп яңалык һәм кирәкле мәгълүмат туплый. Шундый чараларның берсе  бүген Аскы Актанышта урнашкан “Кояшкай” балалар бакчасында булды.  Нәниләр өчен юл йөрү кагыйдәләре  искә төшерелеп, велосипед ярышы оештырылды. 

Юлларда балалар катнашындагы фаҗигаләрне киметү максатыннан оештырылган ярышта Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева да катнашты. 

Бик күп кагыйдәләрне үз эченә туплаган ярыш-эстафета балаларның күңеленә хуш килде. Алар  тагын бер тапкыр автомобиль юлларында велосипед белән йөрергә ярамаганын төшенделәр, юлларда игътибарлы һәм сак йөрергә сүз бирделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев