Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хыялы – инкубатор эшләү

Районыбыздагы тырыш, булдыклы яшьләрне күреп, күңел сөенә. Язмабыз “Газизҗановлар”ның крестьян-фермер хуҗалыгы хакында. 

 

undefined

 

undefined

Тумышы белән Иске Сәфәр авылыннан булган Айзат Газизҗанов моннан берничә ел элек  дәүләт ярдәме белән Актанышбаш авылындагы ташландык торакларны алып, кошчылык буенча үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән иде. Башта яшь егеткә шикләнеп караучылар да булды. Әмма Айзат үзенең үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән башлаган эшен туктатмады, киресенчә елдан-ел аны җәелдерә генә барды. Ел саен күпләп чеби, каз, кызыл тавыклар үстереп, аларны халыкка чыгарды.

Армия сафларыннан кайткач энесе Азамат та абыйсы янында эшли башлады. 
Быел Айзат Татар Ямалысы,  Балтач, Апач авылларындагы ташландык торакларны алып, аларда да чеби үстерергә булган. Моннан бер ай чамасы элек әлеге торакларда эш башланган. 

Халыктан чебиләргә сорау күп. Шуның өчен ташландык торакларны алып, аларны сафка бастырырга , эшчәнлекне тагын да җәелдерергә кирәк дигән карарга килдем. Сүз дә юк, эш барышында проблемалары да туып тора. Әмма артка чигенергә исәп юк, -ди Айзат. 

-Без бирегә килгәндә хәлләр артка авып китмәле иде. Тораклар ярым җимерек хәлдә, эче тулы тирес.  Тирә-ягы кураларга күмелгән. Башта башкарып чыга алмабыз да кебек тоелды. Чөнки кул хезмәте белән генә җиңеп булмас кебек иде, - ди Татар Ямалысындагы бүлекчә җитәкчесе Зәвир Бариев. 

100 башка исәпләнгән сыер торакларында эшне иң элек ут кертүдән башлыйлар. Торак эчләрен кырып чистарталар. Түбәләрен ремонтлыйлар, ихатасын җыештыралар. Кыскасы, чеби асрарлык хәлгә җиткерәләр. Чебиләр кайтыр алдыннан торакны дезинфекцияләп, стеналарын агарталар. Чебиләргә су эчү җайланмалары көйлиләр. Һәр сарайга алтышар җилләтү җайланмасы урнаштыралар. Торакны җылыту өчен тимер мичләр көйлиләр. Аны тәүлек әйләнәсе утын ягып җылыталар. Ай буе көнне-төнгә ялгап эшлиләр.

undefined

 

undefined

Беренче торакка 13 апрель көнне бер көнлек 13 мең чеби алып кайтып җибәрәләр. 

Икенче торакка шулай ук 13 мең чебине 18 апрель көнне алып кайтканнар. Аларны бер айга тикле үстереп, аннан халыкка сатуга чыгарырга җыеналар. 

Айзатның әлеге гамәле бу җирлек өчен дә отышлы булган. Бердән ташландык торакларга нур иңгән, икенчедән, әлеге җирлектә яшәүче дүрт кешене эшле иткән. Алар моны үзләре дә шулай диләр. 
 

-Эшебезне авыр димәс идем. Дүрт кеше чиратлап хезмәт куябыз. Без Рушания Мусина белән көндез, ике ир-ат төнлә эшли. Чебиләргә катнаш азык, витаминнар бирәбез. Су автомат рәвештә килә. Безне шушылай эш белән тәэмин иткән өчен Айзатка рәхмәтлебез, -ди Рушания Габдуллина. 

undefined

Хезмәткәрләргә ял итү, ашау өчен махсус будка куелган, барлык шартлар да тудырылган. Торакларга 11 урынга видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Шуннан да чебиләрнең хәлен белеп, күзәтеп торырга мөмкин. 

undefined
Хәзерге көндә торакның икенче яртысында эш бара. Аларын да нәкъ беренче яртысы шикелле чебиләр тоту өчен көйлиләр. Чебиләр үскән саен беренче өлешкә генә сыймый башлаячак,  аларны бу өлешкә дә чыгарачакбыз, диләр. 
Апач авылында да нәкъ шушы тәртиптә эш бара. Ике торакның да яртышар өлеше инде чебиләрне кабул итәргә әзер. Бүген-иртәгә 13 мең чеби кайтачак диләр. Әлеге бүлекчә җитәкчесе Дилүс Шагъзамов соңгы эшләрне башкарабыз, диде. 

- Чебиләрне әлегә Арча районыннан ташыйбыз. Киләчәктә үзебезгә инкубатор ясарга иде, - дип, үзенең киләчәк планнары белән дә уртаклашты Айзат. Тырыш егетнең анысы да тормышка ашар шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев