Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Китап дөньясында – чаралар циклы

Район үзәк китапханәсендә “Шушы җирдән, шушы туфрактан” исеме астында очрашулар сериясе башланып китте, бу чараның тәүгесе Лилия Гыйлем иҗатына багышланды.

 

Район үзәк китапханәсендә “Шушы җирдән, шушы туфрактан” исеме астында очрашулар сериясе башланып китте. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла торган бу чараның тәүгесе Лилия Гыйлем иҗатына багышланды. Анда “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде.

“Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлемнең “Гомер бер генә” һәм “Без бәләкәй чакларда” дигән китаплары буенча әзерләнгән кичәнең төп бизәге буктрейлерда чагылды. Буктрейлер – ул ниндидер китап турында ирекле әдәби формада сөйләүче кечкенә видеролик.

Китапханәчеләр тырышлыгы һәм фантазиясе белән бик матур кичә оештырылган.

Лилия Шәйгәрданова –1990 елдан “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы. 2009 елның февраль аеннан бүгенгәчә шушы берләшмәне җитәкли.

Шагыйрә Лилия Гыйлем буларак әдәбиятка аяк басты ул. Ләкин хәбәрче дигән исеме дә данлы. Каләме йөгерек.

– Заманында хәбәрчелек белән бик яратып шөгыльләндем. “Игенче даны” газетасына хәбәрләр язып тордым. Мөхәррияттә эшләүчеләр: “Бер генә җөмләңне дә үзгәртәсе юк”, – дип кабул иттеләр язмаларымны. Шул сүздән күңел үсенеп китә, тагын-тагын язасы килә иде, – дип искә алды ул иҗатының чәчәк аткан елларын.

Иҗат казанында бергә кайнаучы каләмдәшләре Лилия Гыйлемгә уңышлар теләделәр. Бөтенесе дә диярлек шигъри теләкләр белән килгән. Җырлап котлаучылары да булды. Мәктәп укучылары исә авторның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев