Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨН СУЛЫШЫ: Актанышта “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары дәвам итә

Актанышта “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары дәвам итә.

Аның кысаларында технология техникумы базасында кызлар командалары арасында волейбол уеннары 11 -12 сентябрь көннәрендә үтте. 

Район командалары көчле ярыш күрсәтеп, үз араларыннан иң көчлеләрне билгеләде. 

Шул ук көннәрдә “Батыр” спорткомплексында егетләрнең волейбол уеннары дәвам итте. 

Реклама

Бүген, 13 сентябрь көнне, республикакүләм ярышларның рәсми ачылыш тантанасы планлаштырылган. Үзенчәлекләргә шактый бай чара үзәк стадионда тәгаенләнгән.  Оештыручыларның махсус “фишка”сы булып  стадионга "Авыл яшьләре" уеннарның флагын кертү һәм факел яндыру торачак. Факел яндыру тантанасында танылган актанышлылар: төрле спорт ярышлары җиңүче һәм призерлары, алдынгы механизаторлар катнаша. 

Барлык райондашларыбызны, районыбыз кунакларын әлеге спорт бәйрәменә көтеп калабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев