Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коронавируска рәхмәт, ниятемне чынга ашырдым...

Югары Яхшыйда яшәүче Дилбәр Әхәтова, Яр Чаллы шәһәрендә бик каты авырып ятканда, авылда иске чишмәне яңартып куярга дип сүз бирә үзенә. Шәһәрдән кайткач та, чишмәләрне барлый башлый.

  • Озак юлладым, тапмадым. Кан басымнары күтәрелеп бетте. Баксаң, авыл халкы йөрерлек,якында, бер генә чишмә дә юк икән. Ярый әле күрше ярдәм итте. Элекке Зәмзәм чишмәсенең урынын күрсәтте ул. Читтән карасаң, монда кайчандыр салкын чишмә челтерәп аккан дип әйтеп тә булмый. Тал, үлән басып бетергән. Кайчандыр биредә кое булган. Берәүнең сарыгы төшеп үлгәч, халык бу чишмәдән ваз кичкән, - дип сөйләп китте ул чишмә тарихын.

Башта үзе, аннан якын тирә авыл балалары ярдәме белән атна дәвамында чишмәне чистарта. Иске такталарын алып, ләмен түгеп, суын эчәрлек дәрәҗәгә китерә. Эш арасында, онытылып барган күңелле уеннарны хәтердә барлап, балалар белән рәхәтләнеп ял итеп тә алалар. Гомүмән, алар өчен, иске чишмәне торгызу бик тә кызыклы җәйге маҗараларның берсенә әверелә.

Авылга, аның тәбигатенә гашыйк кешеләрнең берсе ул Дилбәр апа. Тарих белән нык кызыксына. Үзе Тәкмәк авылында туып үскән. Заманында Татарстан китап нәшриятында, Казан басмаханәсендә хезмәт куйган, авылда мәдәният йортын җитәкләгән, районыбыз радиосының иң яхшы хәбәрчесе буларак та танылган ул. Бар эшкә дә өлгер. Хәзер менә чишмәне яңартуга җиң сызганган.

Билгеле ки, нинди генә хезмәт булмасын, матди чыгымнар да таләп итә. - Рәхмәт, изге эшкә туганнарым да кушылды, - ди Дилбәр апа.  Актанышта яшәүче туганы Дилә Идрисова җиләк сатканнан кергән 50 мең сумын шушы эшкә багышлый. Олы апасы Ания Әхмәдъярова үз пенсиясен дә шуңа кушып, бар туганнарны туплап изге эшкә керешә. Иске Байсарда яшәгән, сигезенче дистәсен ваклаган оста куллы Мөбәрәк абый Хашимов, җыелган акчаларга төзелеш материаллары алып, чишмәне торгызуга ныклап тотына. Чишмәбаш авылы егете Мәрвәннең дә изге эштә хезмәт өлеше зурдан.Дилбәр апа ярдәм күрсәткән туганнарына, бар авыл халкына рәхмәтле. –Бар авылдашларыма, якташларга, ит белән ярдәм иткән “Эконом” хуҗалыгына һәм җитәкчесе Алмаз Кәримовка, мәктәп җитәкчелеге Расих Шәйхуллинга рәхмәтем зурдан, - ди ул.

Чишмәгә такта җәеп, иске тәгәрмәчләрдән баскычлар ясап, өстәрәк утырып ял итәргә урын да ясап куйганнар. Мөбәрәк абыйның улы, автоузышларда дан тоткан Байсар егете, эшмәкәр, хәйрияче Рәдис Хашимов чишмә янянда каты өслек ясаткан. Хәзер инде сихәтле сулары белән дан тоткан чишмә ерактан үзенә җәлеп итеп тора.

– Юлчылар туктап су ала, авылдашларыбыз да йөри. Суы бик сихәтле, тәмле. Тәнгә сихәт, күңелгә ямь биреп тора чишмәбез, - дип сөенә Дилбәр ханым.

Авыл саен ташландык чишмәләр шактый. Хәзер инде заманасы да икенче, һәр өйгә диярлек су кергән. Чиләк тотып, арба тартып чишмәгә йөрү ихтияҗы юк. Әмма авылны яшәткән чишмәләрне онытмасак иде.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев