Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коронавирусны ничек тә Актанышка кертмәскә

Әлеге куркыныч йогышлы чирдән ничек сакланып калырга?

Коронавирусны ничек тә Актанышка кертмәскә! 18 март көнне район җитәкчелеге тарафыннан уздырылган брифинг шушы актуаль мәсьәләгә багышланды. Әлеге куркыныч йогышлы чирдән ничек сакланып калырга соң? Таралуын булдырмас өчен нинди чаралар күрергә? Бу көннәрдә барлык массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет челтәре әлеге йогышлы эпидемиянең төрле илләр буйлап таралуын сөйли.

“Вазгыять гади түгел, гадиләштерергә ярамый”, – дип ассызыклады район башлыгы Энгель Фәттахов сүзнең башында ук. Халыкны, җитәкчеләрне дөнья күләмендә игълан ителгән коронавирус пандемиясенә җитди якын килергә, ләкин төшенкелеккә бирелмәскә, сакланырга чакырды. “Районда азык-төлеккә кытлык булмаячак”,– дип ышандырды.

undefined

Мәктәп укучылары 19 марттан каникулга туктый. Балалар бакчалары эшли, ә йөртү-йөртмәү ата-ана ихтыярында.

Өйләрдә генә түгел, эш урыннарында да шәхси гигиена таләпләре үтәлергә, дезинфикция чаралары үткәрелергә, бүлмәләр еш җилләтелергә тиеш. Чит илгә чыгуны, командировкаларны чикләү турында таләпләр дә көчәйтелде.

Энгель Фәттаховның брифингта сөйләгән сүзләре район халкына мөрәҗәгать булып яңгырады:

Рәсми чыганаклардан алынган хәбәрләр белән танышып барабыз. Соңгы мәгълүматлар буенча шунысы мәгълүм: Франциядән Казанга кайткан бер кешедә әлеге чир ачыкланды. Ул шунда ук хастаханәгә салынды. Республикада башка авыру очрагы юк.

Шуңа карамастан, уяулыкны югалтмыйк! Бигрәк тә, апрельдә зур күчеш булыр дип фаразлана. Каникул чорында балаларыгызны каядыр алып барырга җыенмагыз, путевка бәяләре арзан дип кызыкмагыз. Кибеттә азык-төлек бетәчәк дип кайгырмагыз, бездә ризык бетмәячәк. Иң мөһиме: куркуга калмыйк,бөтенебез дә бергәләп саклану таләпләрен төгәл үтик, төшенкелеккә бирелмичә пандемия чорын исән-сау үткәреп җибәрик! – диде.

undefinedБу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев