Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨЗГЕ БОЗГА ЫШАНМА!: "Каенкай" балалар бакчасы нәниләре көзге бозның куркыныч икәнен белә (ВИДЕО)

Көз ае җитеп, сулар туңа башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный.

 Сулыклар боз белән каплангач, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле калынлыкта булмагач, авырлыкны күтәрә алмыйча ярыла. Боз кешеләргә уңайлыклар гына булдырып калмый, ул кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә дә яный. Көзен салкыннар башлану белән сулыкларгада боз пәйда була. Зур сулыкларда боз соңрак ката.


Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк. 


Шушы максаттан безнең "Катнаш төрдәге  6 санлы "Каенкай" балалар бакчасы"ның уртанчы төркем нәниләре белән “Боз һәм сулыкларда сак бул!” исемле тема астында төрле чаралар узды. Балалар белән “Көзге бозга ышанма!” дигән темага әңгәмә һәм “Актаныш басмалары” янында “Бозлыкларда куркынычсызлык” дигән эшчәнлек үткәрелде. Балалар, әти-әниләр белән берлектә рәсемнәр бәйгесендә катнашып, күргәзмә оештырылды. “Мин - булачак коткаручы” дигән темага шигырьләр ятланды, видеоролик ясалып республика бәйгесенә җибәрелде. 


Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк! Сулыклар өстенә чыгарга ашыкмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев