Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулдан эшләнгән маскалар коронавирустан сакламый?

Европа медиклары кулдан эшләнгән битлекләрне коронавирустан саклану өчен файдасыз дип белдерде. Респираторларның файдасында шик бар, ди алар.

Профессор Франк Монтгомери төзелештә кулланыла торган респираторларның да нәтиҗәсе аз дип саный.

"Соңгы вакытта популяр булган битлекләр фәнни яктан расланмаган. Бу минем өчен социаль теләктәшлекне күрсәтү кебек кенә" дигән ул.

Медицина битлекләреннән аермалы буларак, бу битлекләр һаваны кирәгенчә фильтрламый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да, вирус  таралмасын өчен, битлекне авырган кеше кияргә тиеш, сәламәт кешегә ул кирәкми, дигән фикердә. Халык FFP2 һәм FFP3 төзелеш респираторларын да куллана. Алары аша сулап булмый, ди Монтгомери.

Shahrikazan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев