Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КЫЗЫКЛЫ СТАТИСТИКА: Актаныш районында 481 егет һәм кыз сайлауда беренче тапкыр катнаша

Актаныш районында  бүгенге сайлауда 481  егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирә.  Алар сайлау участокларына махсус чакыру кәгазьләре буенча килә. 

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында урнашкан 2831 санлы сайлау участогында андыйларның саны 36. 

Алисә Шәхзамова һәм Гөлшат Насретдиновалар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тулы хокуклы граждан буларак тәүге тапкыр катнаша. 18 яшьләре яңа гына тулган булса да, кызлар бүгенге сәяси чараның мөһимлеген аңлап, сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдән үк килгән. 

Үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән актанышлыларга урындагы сайлау комиссиясе вәкилләре истәлек бүләкләре тапшырып, аларны сайлаучылар сафын тулыландырулары белән тәбрик иттеләр. 

Сүз уңаеннан, 2831 санлы сайлау участогында бүген 1 033 кеше тавыш бирә. Биредә сайларга тиешле райондашларыбызның 12се бүген читтә сайласа, 3 кеше, киресенчә, гражданлык бурычын гимназия-интернат базасында үти. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев