Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"КЫЗЫЛ ӘТӘЧ" БЫЕЛ ДА УЯУЛЫКНЫ СЫНЫЙ: Актаныш районында тагын мунча яну факты теркәлде (+ ФОТОЛАР)

Мунчаның иминиятләштерелмәгән булу да хуҗабикә өчен чыгымнар тудырачак. Чөнки янгын нәтиҗәсендә стеналарның эчке як обшивкасы яну 100 000 сум күләмендә матди зыян салган.

29 гыйнвар көнне Иске Сәфәр авылында теркәлгән янгын очрагы район территориясендә күпләп мунчалар яну фактын янә бер кат раслады. 

Авылның 8 Март урамында урнашкан шәхси  секторында янгын турындагы хәбәр Актанышның 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлегенә 01 телефоны аша 20 сәгать 45 минутта ирешә.  

Янгынның башка объектларга күчү куркынычы ачык булу сәбәпле, тиз арада Иске Сәфәр авылына Актаныштан Ф.И. Арсланов җитәкчелегендәге 103нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре җибәрелә.  Иске Байсар янгын сүндерү бригадасы да гадәттән тыш хәл урынына кузгала.

Күрсәтелгән адреска   кичекмәстән  "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләре, газ оешмасы, полиция  бүлеге вәкилләре дә юл ала. Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә  Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов та катнаша.

Беренчеләрдән булып, 21 сәгать 06 минутта, урынга Р.Р. Фәррахов җитәкчелегендәге Иске Байсар янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килә. Бу вакытта мунчаның 6 кв. м. мәйданда эче янган була. Йорттан биш кенә метр арада урнашкан мучаны сүндерү 21 сәгать 16 минутта төгәлләнә. 

Реклама

1938 елгы И. Ә.ның шәхси милке булган мунча 2003 елда төзелгән булган. Янгынга каршы торучанлыгы бишенче дәрәҗәдә булган бер катлы бүрәнә объектның түбәсе профнастил белән ябылган, электр үткәрелгән, газ кертелмәгән. Мунчаның иминиятләштерелмәгән булу да хуҗабикә өчен чыгымнар тудырачак. Чөнки янгын нәтиҗәсендә стеналарның эчке як обшивкасы яну 100 000 сум күләмендә матди зыян салган. Аның каравы, саклап калынган мал-мөлкән якынча 400 000 сум итеп бәяләнә. 

Янгынның беренчел сәбәбе - мичнең төтен чыга торган урыны дөрес ясалмау (урнаштырылмау).

Иске Сәфәр авылындагы янгын – гыйнвар аенда район территориясендә теркәлгән дүртенче ут        чыгу очрагы. Хөрмәтле райондашлар, үз мөлкәтегезгә сакчыл карап, янгын чыгу куркынычы булган объектларга игътибарлырак булсагыз иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунча