Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЛАЕКЛЫ БӘЯ: Райондашыбызга Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының Рәхмәте белдерелде (+ ФОТОЛАР)

Райондашыбызны  лаеклы дәүләт бүләге белән котлыйбыз,  алга таба да эшендә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

“2018 елда Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестра» федераль бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында” Федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.


Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз,  Россеестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтованың да булуы аеруча куанычлы. 


Гөлназ Фәнис кызына  яхшы һәм нәтиҗәле гражданлык хезмәте, хезмәт бурычларын намуслы үтәве өчен һәм Росреестрның оешуына 10 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының Рәхмәте  белдерелде.


Райондашыбызны  лаеклы дәүләт бүләге белән котлыйбыз,  алга таба да эшендә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев