Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үлем эзләп юлга чыкканнар

Агымдагы елда район юлларында төрле юл һәлакәтләрендә 10 кешенең гомере өзелде. Фаҗигаләрнең саллы өлеше район аша узган Мәскәү-Уфа трассасына туры килә. Быел биредә 5 юл һәлакәте теркәлеп, 3 кеше һәлак булды, 2 кеше тән җәрәхәтләре алды.

21 май көнне 21:45 сәгатьтә Уфа ягыннан югары тизлектә хәрәкәт иткән йөк автомобиле М7 юлының Пучы-Минзәлә өлешендә 1978 елгы Чиләбе кешесенең гомерен өзә. Бу кешенең биредә нишләп йөргәне билгесез. 

20 октябрь көнне 17:30 сәгатьтә Югары Яхшый-Киров авыллары аралыгында ГАЗ 3035 (ГАЗель) автомобиле  Оренбург өлкәсеннән килгән 1973 елгы кешенең гомеренә нокта куя. Мәгълүм булганча, әлеге ир-ат автобус белән ерак юлга чыккан булган, әмма алкоголь кулланып, тавыш чыгара башлагач, аны биредә төшереп калдырганнар. Олы юлда исерек хәлдә кеше йөри дип, полициянең кизү бүлегенә хәбәр дә керә, әмма 10 минут чамасы да үтми, инде үлгән хәбәре килеп ирешә. Актаныштагы полиция хезмәткәрләренә Мәскәү-Уфа юлына чыгар өчен ким дигәндә ярты сәгать вакыт кирәген исәпкә алсак, бу агайга да әллә ни ярдәм итеп булмас иде сыман.

11 ноябрьнең кичендә шул ук Югары Яхшый-Киров авыллары аралыгында янә юл һәлакәтендә җәяүленең гомере өзелә. 1981 елгы Минзәлә кешесе булып чыга ул. 
Һәлак булганнарның өчесенең дә кан анализында исерткеч матдәләр табыла. Өс киемнәрендә утны кире кайтаручы элементлар булмавы да фаҗигагә илтә. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый язма бар: торак пункт чикләрендә тәүлекнең караңгы вакытында утны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү мәҗбүри һәм аларны торак пунктлар эчендә дә кулланырга кирәк.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, якын аралыктагы фарасы кабынган машинада хәрәкәт иткәндә, шоферның караңгыда барган җәяүлене күреп алу аралыгы 50 метрга тиң, ераклык фаралары белән барганда – 100 метр. Җәяүленең киемендә утны кире кайтаргыч элементлар булганда исә, күреп алу аралыгы якын фаралар утында – 200 метрга, еракка яктырту фаралары янганда – 350 метрга кадәр арта. 

Юлларда исән-имин йөрегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев