Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЛЛӘ ЧЫН, ӘЛЛӘ ЯЛГАН: Актаныш районында дамба өлешчә ишелгән һәм якын-тирә территорияне су басу куркынычы яный (+УРЫННАН ФОТОЛАР)

26 август көнне  Актаныштагы Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, үзләренең әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, махсус өйрәнүләр оештырды. 

Өйрәнү шарты буенча, террорчылык акты нәтиҗәсендә дамба  өлешчә ишелгән һәм якын-тирә территорияне су басып алу куркынычы яный. 

Тактик өйрәнүләр вакытында Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе хезмәткәрләре су басу куркынычын булдырмау максатыннан киң эшчәнлек җәелдерде. Укулар барган урынга техникалар җәлеп ителде. 

Чара дәвамында шартлы рәвештә ашыгыч  хәбәр итү мөмкинлекләре тикшерелде, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе эшләренә коррекция ясалды; куркыныч зонаны саклау постлары куелды; суны авызлыклау юнәлешендә оператив эшләр оештырылды. 

Өйрәнүләр барышында Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе хезмәткәрләре барлык хезмәтләрне көйле, ышанычлы итеп башкардылар,  барлык уку бурычлары төгәл вакыт буенча хәл ителде. Тулаем алганда, барлык эшкә җәлеп ителгән көчләр һәм чаралар, идарә органнары куелган бурычларны «яхшы» бәяләүгә ирештеләр һәм гадәттән тыш хәлләрне локальләштерүгә һәм бетерүгә әзерлекләрен расладылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев