Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЛЛӘ ҖИТТЕ МИКӘН АХЫРЗАМАН: Актаныш авылында ир заты хатын-кызның башына берничә тапкыр чүмеч белән суккан

Агымдагы елның 29 сентябреннән 25 октябренә кадәр аралыкта Россия ЭЭМ ның Актаныш районы буенча бүлегендә 162 хәбәр теркәлгән.

Ай дәвамында 15 җинаять эше, 25 административ эш кузгатылган, административ практика буенча 20 беркетмә төзелгән. 

Оператив сводкадан күренгәнчә, исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 5, вак урлашу факты буенча – 1, ата-ана вазыйфаларын үтәмәү буенча – 5, тән казасы китерү буенча – 6, җәмәгать тәртибен бозу буенча – 2, тынычлыкны бозу буенча 1 беркетмә төзелгән. 

Кузгатылган җинаять эшләре арасында Актаныш авылында яшәүче ир-атның хатын-кызга пневматик корал белән янап, үтерү сүзләре белән куркыту факты да бар. 

Шулай ук Актаныш авылында көчле затның хатын-кызга янавы һәм чүмеч белән берничә тапкыр башына сугу факты җинаять эше кузгатуга җирлек тудырган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев