Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЛЛӘ ЯЗМЫШ, ӘЛЛӘ ЯЛГЫШ?: Янгында 3 яшьлек бала һәлак булган (УРЫННАН ФОТОЛАР)

Әни кеше баласын өйдә ялгыз калдырып, мунчага кер юарга киткән.

Бүген Апас районында фаҗига булган. Шәмәк авылында Һади Такташ урамындагы йортта янгын чыккан. Бу турыда Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике фатирлы йортта янгын чыккан. Урынга коткаручылар киткән. Янгын сүндерүчеләр 13.46 сәгатьтә килеп җиткән. Ялкынны 13.56 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.

Соңыннан билгеле булганча, әни кеше баласын өйдә үзен генә калдырган. Үзе мунчага кер юарга киткән. Әти кеше эштән кайткан һәм фатирда көчле төтен булуын күреп алган. Ишекне ачып кергән һәм ишек янында бала ятуын күреп алган.

Ир-атбаласын күтәреп алып, урамга чыккан, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакырган. Алар хатыны белән икесе баланы терелтергә маташкан. Ләкин урынга килеп җиткән табиблар баланың үлемен генә раслаган.

2016 елда туган бала яну продуктлары белән агуланып үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фатирдагы янгын бала шуклыгы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга шырпы белән сак эш этү кирәклеге хакында даими рәвештә аңлату эшләре алып барыгыз! 

чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/-apasta-d-rt-yashlek-bala-yanyp-lg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев