Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәчет төзелешенә өлеш

Әлеге изге эштә сез дә үз өлешегезне кертерсез дигән өмет бар

Хөрмәтле авылдашлар!

Әҗәкүл авылында изге җанлы кешеләребезнең ярдәмнәре белән мәчет торгызырга ният калдык. Әлеге изге эштә сез дә үз өлешегезне кертерсез дигән өмет бар. Мәчет төзелешенә тапшырылган сәдака акчалары “сәдакаи җария“ дип атала. Бер хәдистә әйтелгәнчә, гадәти сәдака бирүчегә дөньялыкта 70 бәла ишеге ябылса, сәдакаи җария бирүчегә аның савабы ул бәндә үзе вафат булгач та килеп торыр. Андыйларның тормышын да, эшләрен дә Аллаһ Раббыбыз уң итәр, иншаллаһ.

Раббыбызның: “Мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә җәннәттә йорт төзермен“ дигән вәгъдәсе бар. Ярдәмегез бәрабәренә Раббыбыз сезне дә җәннәтле итсен.

Реклама

Инде бу изге эштә райондашларыбыз да ярдәмнән читтә калмаслар дип өметләнеп, алдан ук олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган изгелекләребез ихластан булып, Кыямәт көннәрендә һәммәбезгә дә аның әҗерләрен күреп, газаптан котылырга бер сәбәпче булсалар иде. Барчагызга да һидият нуры, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, эшләрегездә зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз!

Реквизитлар:
4276 6200 3186 9336 Сбербанк,
Гөлназ Садриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев