Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МЧС быелгы өйрәнүләрне музейда төгәлләде

Музей хезмәткәре, директор бүлмәсеннән чыгып, икенче катка күтәрелә башлый һәм төтен исен сизеп ала. Бу төтен табигать залын каплап алган. Экспонатлар яна. Менә шундый очрак килеп чыкканда нишләргә? Актанышның туган як музеенда оештырылган өйрәнүләр вакытында әлеге сорауга җавап табылды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге тарафыннан оештырылган мондый чаралар уяулыкны сакларга, югалып калмыйча, сизгерлек күрсәтергә өйрәтә. 
Бәла-каза берәүне дә алдан кисәтеп килми. Ут-күз дә уйламаганда калкып чыга. Кисәк кенә башланган янгыннарда кеше гомерен саклап калу аеруча мөһим.  Гадәттә, социаль объектларда үткәрелә торган мондый өйрәнүләр нәкъ менә шуны күздә тота. Шуның чираттагысы Актаныш туган як музеенда булды.

undefined
Икенче катта урнашкан табигать залында шартлы рәвештә янгын чыкты. Бер хезмәткәр моны күреп, тиз генә сигнал төймәсенә басты һәм янгын сүндерүчеләрне чакырды. Хезмәткәрләр шул арада йөгерешеп урамга чыктылар. Янгынны үз көчләре белән сүндереп караганнар иде, барып чыкмады. Янгын сүндерү машиналары да килеп җитте. Һәм барысы да уңышлы төгәлләнде.  
Музей хезмәткәрләре мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белеп торалар. Шуңа карамастан, МЧС хезмәткәрләре алар өчен тагын бер кат инструктаж үткәрде.
– Гадәттән тыш хәл килеп туганда, сигнализация эшли башлаганда, сез ашыгып урамга чыгарга тиешсез. Монда, бигрәк тә, балалар катнашында экскурцияләр еш уздырыла. Алар өчен дә сез җавап бирәсез. 2018 елның март аенда “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында 67 кеше һәлак булганын хәтерлисездер. Эвакуацион чыгу ишекләре ябык. Ут сүнгән, бүленеп калган балалар кая барырга белмәгән, чөнки запас ишекләр бикле. Шундый афәтләрдән саклану өчен эвакуацион чыгу юллары һәрвакыт төзек һәм җиңел ачылсын. Бу ишекләр тыштан керергә теләүчегә бикле, ә эчке яктан бернинди каршылыксыз, ирекле ачылырга тиеш, – дип аңлатты Актаныш районы буенча МЧС идарәсе җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов. 
Бүлек хезмәткәрләре быелга планлаштырылган соңгы янгын-тактик өйрәнүләрен 16 декабрьдә музейда төгәлләделәр. 

Реклама

undefined
– Бинада эвакуацияне күзәтү, эшләүче персоналга һәм үзебезгә тренировка үткәрү өчен кирәк иде, шул бирем тулысынча үтәлде. Музей хезмәткәрләре хәвеф булганда нишләргә кирәклеген яхшы белә. Югалып калмадылар. Бу – безнең быелга билгеләнгән соңгы өйрәнү. Киләсе елда да төрле объектларда үткәрәчәкбез. Гадәттә, күп кешеләр, балалар җыелган һәм төнге чаралар уздырыла торган урыннар сайлана, – диде Илназ Илдус улы. 
– Мондый өйрәнүләр, һичшиксез, бик зур әһәмияткә ия. Илназ Шәрипҗановка, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт. Илләр имин булсын, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын, – дип, музей җитәкчесе Мирсил Әһлетдинов алда торган бәйрәм ялларының, оештырылачак чараларның тынычлыкта узуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев